Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Якташ язучы Гали Гыйззәт белән очрашу булып узды

Баулының беренче санлы китапханәсендә якташ язучы,13 китап авторы Гали Гыйззәт белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Очрашуга китапханәненең өлкән яшьтәге укучылары һәм 1-нче санлы мәктәпнең 6 сыйныф укучылары чакырылды. Китаханә мөдире Гүзәл Вәлитова язучының тормыш юлы белән таныштырды. Гали Гыйззәт үз чыгышында тормышының катлаулы булуы турында сөйләде, иҗаты белән кыскача таныштырып үтте. Гали аганың иҗатын яратучылар аның шигырьләрен укыдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәгә килгән авылдашлары язучы белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Язучы иҗатын сөючеләргә үзенең имзасын куйган китапларын өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев