Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Вирус кебек килеп кердең!" - Мөнир Рахмаев никах укыткан

Эстрадада көнләшерлек буйдаклар саны бихисап. Шуларның берсе - Мөнир Рахмаев. Иде...

Әйе-әйе, ялгышмыйсыз, әле күптән түгел генә үзенең интервьюларында "Өйләнергә ашыкмыйм, йөрәгем буп-буш. Йөргән кызым да юк. Бүгенге көндә лаеклы кызны очрату бик авыр" диюче Мөнир бүген никах укыткан.

"Акыллы булсын. Матур, тәрбияле гаиләдән булсын. Əлбәттә, ашарга пешерә белсен, чөнки мин - тәмлетамак. Үз-үзен карасын, һәрвакыт матур булсын. Минем кебек эш сөйсен, карьерист булсын. Дусларым белән уртак тел табу да мөһим факторларның берсе. Спорт белән шөгыльләнсен, мине аңласын. Кыскасы, минем дустым булсын" дип санаган иде җырчы булачак тормыш иптәшенә карата булган таләпләрен.

Ә бүген исә инде ул үзенең мәхәббәт хисләрен, тойгы-кичерешләрен санап, сөйгәнен очраткан мизгелне "грипп вирусы" белән чагыштыра.

"Шәхси тормышымны бик озак яшердем! Ике ел бергә һәм бу бәхет! Бу көн килеп җитте! Җаным! Син минем организмыма грипп вирусы кебек килеп кердең. Син минем барлык хыялларымда, минем бүгенге һәм киләчәгемдә. Нәкъ син - минем булачак балаларымның әнисе. Син мине искиткеч көчле итәсең. Тормышымның авыр вакытларында син һәрвакыт миңа көч бирәсең. Яратам сине!" - дип уртаклаша Мөнир Рахмаев.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25106

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев