Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Вил Усманов өр-яңа җырын Кызылъярда башкарды

Кичә Кызылъяр авылы мәдәният йортында якташыбыз Вил Усмановның юбилей концерты булды. Еллар буе сәхнәдән яңгырап, халык яратып өлгергән җырлар белән беррәттән, аның яңа гына табадан төшкән җырлары да халык күңеленә хуш килде.

- Мин үземнең туган ягым кешеләрен барысын да яратам. Баулы ягында талантлы шәхесләр байтак бит, - диде ул сәхнәдән. - Мәсәлән, Кызылъяр авылыннан Фәнис абый Яруллин шигырьләре үзләре җырлап тора, аларны уку белән күңелгә моң килә. Шулай ук бу авылдан чыккан шагыйрә Асия Юнысова иҗаты минем өчен бик якын.

Чынлап та, Фәнис Яруллин шигыренә Вил Усманов көй иҗат иткән "Анам теле" дигән җырны тамашачы озак алкышлады. Әлеге җыр күпләр өчен туган телебезнең, нәкъ менә татар теленең никадәрле кадерле булуын күрсәтте. Җыр яңгыраганнан соң сәхнә белән тамашачы арасында телебез, бүгенге көндә тел турындагы илдә барган вәзгыять хакында да әңгәмә булып алды. Кыскасы, әлеге җыр, халык күңеленә үтеп керә алды.

- Татар телен бөтенләй юк итмәсәләр, бу җырның сәхнәләрдә озак еллар яңгыраячагына иманым камил, - диде концерттан соң "Хезмәткә дан" газетасы хәбәрчесенә Гамбәрия Гарифуллина. - Рәхмәт, бик матур җырлар, "җанлы" концерт булды, кәефләр күтәрелеп китте. Вил үзе җырлый, үзе алып бара, тамашачы белән ачык итеп аралаша белә. Бар яклап та уңган, булган, таланты ташып торган якташыбызга иҗат уңышлары телим.

- Соңгы елларда авылларга концертлар белән килүчеләр дә бик аз калды шул, - ди концерт тәмамланып чыгу юлына баручы Гөлчирә апа Вәлиуллина. - Бөтен кешенең дә үзәккә барып тамаша кылырга мөмкинлеге юк бит. Менә без күршеләрем белән барыбыз да җыелып рәхәтләнеп җырлар тыңлап ял иттек. Кайбер җырлары күңелләргә сары май булып ятты.

Ике сәгатьтән артык барган Вил Усмановның концертында яшь җырчы Ләйсән Мухиеваның да моңлы җырлары яңгырады.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев