Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Венера Ганиева “Сандугач-Соловей” вокалистлар конкурсын уздыра

Җырчы сүзләренчә, Гран-при иясе мәдәният институтына бушка укырга керәчәк.

(“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда 23-24 февраль көннәрендә VI Халыкара “Сандугач-Соловей” вокалистлар конкурсы узачак. Аның инициаторы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева. Бу хакта “Татар-информ”га ул үзе сөйләде.

“Конкурста Россия һәм чит ил вокалистлары катнаша алачак. Ул төрле номинацияләргә һәм яшь категорияләренә карап билгеләнә. Хәтта 50 яшьтән өлкән кеше дә үзен сынап карый ала. Гран-при иясенә Мәдәният институтында минем кафедрада укыр өчен бюджет урыны булачак”, - диде ул.

“Конкурсның максаты – сәләтле һәм иҗади яшьләрне барлау, аларны үстерүгә мохит булдыру, осталыкны камилләштерү. Коллективлар бер-берсе белән тәҗрибәләрен уртаклаша алачак һәм алга таба да элемтәдә торачак дип уйлыйм”, - диде Венера Ганиева.

Конкурста түбәндәге номинацияләрдә катнашырга мөмкин: академик вокал, халыкчан башкару, эстрада, остаз һәм укучы, концертмейстерлык осталыгы. Яшь категорияләре: алты яшькә кадәр, җиде – тугыз, ун – унике, унөч – унбиш, уналты – унсигез, унтугыз – егерме өч, егерме дүрт һәм өлкәнрәк яшьләр.

Конкурсның оештыручылары – Татарстанның Мәдәният министрлыгы, ТР Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Казан дәүләт мәдәният институты.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/01/180043/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев