Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Вадим Захаровның авызында энә онытып калдырганнар

- Бу арада үтереп тешем сызлады. Түзә алмагач, төнге икенче яртыда түләүле клиникага киттем. Теш табибы - яшь кенә егет. «Хәзер ярдәм итәм», - дип ышандырды.

Укол кадады, кырды, инәләр тыкты шунда, мышьяк салды. 1500 сум акча алды. Кабат чакырды. Әзрәк тынычланып кайтып киттем. Концертлар белән йөреп, мышьяк бөтенләй истән чыккан. Тагын сызлый башлады. Республика клиника хастаханәсенә бардым. Табиб апа котымны алды: «Тешеңдә энә сындырып калдырганнар», - ди. Менә шуны алып, тешне дәвалатып кайтып киләм, - диде Вадим.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев