Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ваһапов фестивале тирәсендә кабат шау-шу: Рифат Фәттахов белән Айсылу Габдинова арасыннан нинди мәче үткән?

Ваһапов фестивале кабат телләргә кереп маташа. Фестиваль солистларының берсе Айсылу Габдинова Рәшит Ваһапов фонды оештырган "Дуслык күпере" концертында катнашмаячак.

Бу хакта Айсылу үзенең “Инстаграм”ында язып чыкты. "Күпсанлы сорауларга җавап бирәсем килә. "Дуслык күпере"нә мин чакыру алмадым, шуңа мин анда катнашмыйм", - дип язган ул.

"Дуслык күпере" татар-башкорт фестиваленең төп оештыручысы - Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды. Быел фестиваль икенче мәртәбә уза. Беренче фестивальдә Ваһапов фонды солистлары тулы составта катнашты. Быел исә, Айсылу Габдинованың постыннан аңлашылганча, аны программага кертмәскә уйлаганнар.

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов нигә “үз баласын” читкә тибәрә?

“Татар-информ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләп, продюсерның үзенә мөрәҗәгать итте.

- Рифат әфәнде, Айсылу Габдинова “Инстаграм”га: “Мин “Дуслык күпере”нә чакыру алмадым” дип язган. Моны ничек аңларга? Ул әлеге фестивальдә чыннан да катнашмаячакмы?

- Татарда ике меңнән артык җырчы бар. Аларның бөтенесен “Дуслык күпере”нә чакырып булмый бит.

- Белүебезчә, Ваһапов фондының өч җырчысы – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов “Дуслык күпере” турнесында сәхнә тотачак. Без исә алар белән бергә Айсылу Габдинованы да күрергә ияләшкән. Соңгы афишада Айсылу Габдинованың исеме дә, фотосы да юк...

- Ваһапов фестиваленнән йөзләгән җырчы чыкты. Аларның да барысын да чакырмадык. Рәшит Ваһапов фестивале – аерым, “Дуслык күпере” аерым проект. Моннан проблема ясарга кирәкми.

- Соңгы афишаларда Айсылу Габдинова исеме булмаса да, ул өч концертта – Буа, Шыгырдан, Урмайда катнаша икән. Алга таба сезнең эшчәнлек нинди булачак? Әллә ул Ваһапов фондыннан китәме?

- Җитди булмаган сораулар бирәсез. Гафу итегез, безнең “Дуслык күпере”нә әзерләнәсебез бар. Бу хакта Айсылуның үзеннән сорагыз, - диде Рифат Фәттахов.

 

"12 апрельдән Рифат Фәттахов белән эшчәнлегебезгә нокта куела"
“Татар-информ” хәбәрчесе Айсылу Габдинова белән дә сөйләште.

- Чыннан да, мин “Дуслык күпере” фестиваленә чакыру алмадым, шуңа быел әлеге турда катнашмыйм. 12 апрельдән Рифат Фәттахов белән  эшчәнлегебезгә нокта куела. Әмма Буа, Урмай, Шыгырданда планлаштырылган концертларда мин дә катнашырга тиеш идем. Афишада үземне күрмәү гаҗәпләндерде, - дип җавап бирде Айсылу.

    Айсылу Габдинова - мәрхүм продюсер Илфак Шиһаповның уникаль табылдыгы иде. Аларның беренче иҗат җимеше - "Ленинград" төркеменең "Лабутены" җырына татарча "Алабута" каверы иде, Айсылу шуның белән танылды. Илфак Шиһапов үлеменнән соң Айсылуны Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үзенә чакырды. "Айсылу Габдинова белән эшләвем - Илфак Шиһаповка карата мөнәсәбәтем дә, ихтирамым да", - дип аңлатты Рифат Фәттахов ул вакытта "Интертат"ка биргән интервьюсында.

Рәшит Ваһапов фондыннан җырчылар китүе беренче очрак кына түгел. Кайчандыр Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин да - әлеге фондта канат ярган карлыгачлар. Аларның китүе дә гаугалы булган иде.

Чулпан ШАКИРОВА

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/va-apov-festivale-tir-send-kabat-shau-shu-rifat-f-ttakhov-bel-n-aysylu-gabdinova-arasynnan-nindi-m-ch/

Фото https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев