Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тормышны бизәүче проект

Чәршәмбе Баулыда “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында татар эстрадасы артистлары концерты узды.

Концертны оештыручылар бертуктаусыз яуган яңгырлар аркасында планга үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булдылар – Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров һәм Резедә Шәрәфиева, республиканың атказанган артисты Марина Карпова һәм виртуоз музыкант Илфир Искәндәров чыгышлары мәйдан сәхнәсеннән мәдәният йортының зур залы сәхнәсенә күчерелде. Тик бу тамашачылар санына йогынты ясамады, зал акрынлап тулды, чөнки һәр чәршәмбе уза торган концертларны баулылар үз итә. Аларның чын күңелләреннән әйткән сүзләре – моның дәлиле.

- Проект бары уңай тәэсирләр генә калдыра, – дип сөйләде безгә Шамил Нигъмәтуллин. – Мин үзем пенсионер һәм шуңа күрә Татарстанның танылган артистларының түләүле концертларына бара алмаучы пенсионерлар шактый икәнен яхшы беләм. Ә бу проект күпме чыгышларны карарга, тормышыбызны бизәргә мөмкинлек бирә. Проектны һәм концертны оештыручыларга һәм, әлбәттә, артистларга зур рәхмәт.

Артистлар белән аралашкач, аларның да әлеге проектта бик теләп катнашуларын белдек.

- Проектта катнашып, кабат Баулыга килүемә бик шатмын. Шундый матур концертларда чыгыш ясап, тамашачылар белән аралашу өчен бик яхшы форсат бу, – дип сөйләде безгә Резедә Шәрәфиева. – Бүген тулы залларны күрү, баулыларның чын күңелдән рәхмәт белдерүе сөенечле хәл. Бик яхшы проект. Мондый проектлар ярдәмендә сәнгатебез үсешкә ирешә. Тирән мәгънәгә ия җыр текстлары, туган сөйләм телебез – барысы да кешеләрне тәрбияли. Һәм бу проектның көче дә шунда. Кешеләрдән җылылык бөркелә, аларның күзләре яна, һәм бу бик сөендерә. Әлбәттә, бу безгә алга таба эшләргә көч бирә. Ә без тамашачыларга яшәү көче бирәбез, дип өметләнәм.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, концертта рус телендә дә популяр җырлар яңгырады. Яшь булса да инде атказанган артист Марина Карпова (сүз уңаеннан, ул тумышы белән күрше Октябрьский шәһәреннән) бик оста итеп җырлар башкарды. Марина тамашачыларны татар телендә башкарган җырлары белән дә шаккатырды. Марина үзенең керәшен булуын әйтте, шуңа күрә татар теле – аның ана теле.

Баулылар артистларны концерт төгәлләнгәч тә озак кына җибәрми тордылар, “Мәдәни мохит” проекты баннеры фонында алар белән истәлеккә фотога төштеләр.

 

 

Автор фотосурәтләре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ