Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татар эстрадасында "беби-бум"

Агымдагы елның кайбер эстрада артистлары өчен шатлыклы булуын күпләр белә. Әйтик, Гүзәл Идрисова, Лилия Муллагалиева, Айгөл Шәйхетдинова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айсылу Леронның апрель-май айларында бәби алып кайтачаклары билгеле.

Бу көннәрдә Чулпан Йосыповада да яңалык көтелә икән, дигән хәбәр таралды.

Моның хакмы-юкмы икәнен белергә теләп, җырчының үзе белән эләмтәгә кердек.

- Әйе, гаиләбез ишәергә тора, Аллага шөкер. Ләкин кайчанга буласын әлегә сөйлисем килми. Үземне яхшы хис итәм, йөклелек чоры яхшы уза, Ходаема шөкер, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Чулпан Йосыпова. Билгеле булганча, Чулпан тормыш иптәше белән Казанның Царицыно бистәсендә йорт төзү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев