Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Шайтан” Баулы сәхнәсенә әйләнеп кайтты

Баулы татар халык театры якташыбыз Зөләйха Минһаҗева пьесасы буенча элгәре сәхнәләштерелгән "Шайтан бутады" спектаклен торгызып, гастроль эшчәнлеген башлап җибәрде. Комедияне иң беренче Кызылъяр авылы халкы карады.

Якшәмбе көнне спектакль аншлаг белән Татар Томбарлыда үтте. Әлеге авылдан чыккан меценат Азат Сафинның иганә ярдәме белән ул бушлай күрсәтелде. Спектакльгә томбарлылар гына түгел, якын-тирә авыллар кешеләре дә килде. Ахырда тамашачылар актёрларны басып алкышлады.

Беренче тапкыр әлеге спектакльне 2012 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалиян Фәхриев куйган иде. Аның якты истәлегенә багышлап, коллектив спектакльне Казанда "Идел-йорт" халык театрлары фестивалендә күрсәтәчәк. Аңа кадәр спектакльне баулылар да күрә алачак. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында ул 16 ноябрьдә куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев