Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Салават Миңнеханов дин юлына баскан

Җырчы Салават Миңнеханов өч ел дәвамында Казанда "TatarStar" дип исемләнгән татарча дискотека оештырып килде. Анда ул атна саен танылган җырчыларны чакырды, ә "Мәйдан" телеканалында дискотекадан кызыклы репортажлар тәкъдим ителде. Быел яз көне сезон ябылганнан соң, җырчы гомумән дискотеканы япкан. - Дин юлына басу сәбәпле, бу эш белән шөгыльләнүдән туктадым. Дискотекада...

Җырчы Салават Миңнеханов өч ел дәвамында Казанда "TatarStar" дип исемләнгән татарча дискотека оештырып килде. Анда ул атна саен танылган җырчыларны чакырды, ә "Мәйдан" телеканалында дискотекадан кызыклы репортажлар тәкъдим ителде. Быел яз көне сезон ябылганнан соң, җырчы гомумән дискотеканы япкан.

- Дин юлына басу сәбәпле, бу эш белән шөгыльләнүдән туктадым. Дискотекада спиртлы эчемлекләр сатыла, ачык киемнәр киеп киләләр. Боларны барысын да мин оештырам кебек килеп чыга, - дип аңлатты җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә. Салаватның тормыш иптәше, җырчы Гүзәлем исә бу хакта болай диде: "Минем әтием дә дин юлында, хәзер алар Салават белән тагын да якынайдылар, уртак темалары күп".

Күптән түгел, Салават Мәскәүгә барган. Анда барлыгы 4 кенә мәчет бар, ди. "Намаз укырга мәчеткә бару өчен бик зур ара узарга кирәк. Ә җомга намазын бөтенләй урамда гына укыйлар. Шулвакыт бездә - Татарстанда, Аллага шөкер, мөселманнар өчен барлык шартлар да тудырылган икән, дип уйладым", - дип сөйләде Салават Миңнеханов. Соңгы арада Салават белән Гүзәлем актив рәвештә хәләл туйлар, никахлар алып бара башлаган. Мөселман кичәләре оештыра калсагыз, Салават Миңнехановка мөрәҗәгать итми калмагыз!

"TatarStar" дискотекасына килгәндә, аны исемен "TatarStyle"га үзгәртеп, татар дискотекаларын оештыруда шактый шомарган Илдар Хөсәенов оештыра башлаган. Дискотеканың көне һәм вакыты үзгәрешсез калган.

Чыганак: Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев