Салават Фәтхетдиновның хатынына мактаулы исем биргәннәр
Ләйсән Фәтхетдиновага зур бүләкне Татарстан Президенты тапшырган.
Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсән ханымга мактаулы исем биргәннәр. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.
«Ләйсән Рәсимовнага мактаулы исемне Президентыбыз үзе тапшырды. Мин эшли алмаган эшләрне эшләп, мине саклап, яклап йөрүче хатыныма зур рәхмәт», дип яза Салават Фәтхетдинов.
Инстачылар нинди исем икәнен сорап-сорап караса да Салават Зәкиевич җавап язмаган. Инстаграмдагы пост бер сәгать эчендә ике йөзгә якын комментарий җыйган инде. Кемдер котлаулар яза, башкалары ни өчен биргәннәр дип баш вата.
«Салават» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Фәтхетдиновага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирделәр. Әлеге мәгълүмат Татарстан Мәдәният министрлыгының 1 февральдә Камал театрында узган еллык йомгаклау утырышы вакытында билгеле булды. Ләйсән Фәтхетдиновага дәрәҗәле исем таныклыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова хәбәр итте.
Фото:https://www.instagram.com/salavat_fatkhutdinov_official/скриншот
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/-salavat-f-tkhetdinovny-khatynyna-maktauly-isem-birdel-r/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев