Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

РОССИЯ-1 телеканалында Баулы егете Денис Нуруллин катнашында фильм премьерасы булачак

Баулыда туып-үскән егет, театр һәм кино актеры Денис Нуруллин 18 майдан РОССИЯ-1 телеканалында күрсәтелә башлаячак "Разбитое зеркало" фильмында төп рольләрнең берсен уйнаган.

Сигез серияле фильмда Екатерина Гусева, кече Александр Лазарев, Алексей Макаров, Станислав Дужников, Владимир Гостюхин, Екатерина Волкова, Александр Головин кебек танылган актерлар төшкән. Фильмның режиссеры-Олег Фомин.

Олег Табаковның Мәскәү театр мәктәбен тәмамлаган, Мәскәү Губерна драма театры актеры булган Денис Нурулин моңа кадәр «Нищеброды», «Опавшие листья», «Безносовъ» һәм башка фильмнарда төп рольләрне уйнаган иде инде.

Фәридә Зыярова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев