Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ришат Төхвәтуллин кемнең туенда бушлай җырлаган?

Туган тел укытучысы Эльвина Нәҗипова инстаграм битендә сюрприз эшләү нияте белән йөргән артистларга багышлап пост язган. Ришат Төхвәтуллинны ул “еш булмаса да, юбилей һәм туйларда җырларын бүләк итеп кенә башкара”, дигән.

Соңгы арада туйларга артистларны чакыру гадәткә кереп китте. Әле берсен-берсе уздырып, иң танылганын чакырырга омтылалар бит. Юрганыңа карап аягыңны суз фикеренә таянсак, әлбәттә, бюджет ягың ничек була инде?! Бүгенге көндә артистларның ПРАЙС-ЛИСТлары да ни тора... Үзара рейтинг оештыручылар да күп.

Тик әлеге галәмәтләр арасында чын күңелдән, ихлас йөрәктән, бернинди акчалар да таләп итмичә, сюрприз эшләү нияте белән йөргән артистлар да юк түгел. Сүз – моңлы сандугачыбыз Ришат Төхвәтуллин турында.

Әйе, Ришатның еллык концерт турларын күзәтсәң, банкетларга йөридер дип уйламассың да. Тик Ришатның олы йөрәгендә бар галәм кешеләрен сөендерерлек көч-куәт бар. Ул үзе: Миңа күп очракта шалтыратып, сез ничә сум торасыз (чыгышыгыз)? дип сорыйлар. Минем күңелемне бер сәер тойгы биләп ала. Әлбәттә, һәр эш тә бәяләнергә тиеш, әмма бөтен әйбер дә акчага корылмаган бит”, – ди. Еш булмаса да, Ришат юбилей һәм туйларда матур җырларын бүләк итеп китә.
Шулар арасыннан, җәйнең матур бер кояшлы көнендә, Теләче районында булган Ришат-Гүзәлия Муллахмәтовлар туен искәртеп үтәр идек.

Ришатның концертында вәгъдәләшкән әлеге пар өчен, Ришат үзе сюрприз эшли. Бер кунак та, яшьләр үзләре дә белмәгән мизгелдә килеп, әлеге парга, кунакларга үзенең җырларын бүләк итә ул. Әле шаяртып: Менә минем концертта вәгъдәләшкән идегез, шуңа туй бара микән, бар да тәртиптәме дип, тикшерергә килдем”, – ди.
Гомумән, Ришатның әлеге көтелмәгән, кызыклы да, җылы да котлаулары булуына сөенеп, куанып торабыз. Бу көннәрдә тагын да куандырганы, Ришатка Башкортстанның атказанган артисты исемен бирү булды! Әлеге исемгә лаек булуын бөтен халык көтте. Әле дә көтә! Чөнки Ришат Төхвәтуллин Татарстанның атказанган гына түгел, ә ХАЛЫК исемен дә алырга лаеклы! Бу бөтен татар халкының фикере!

Ришатка киләчәк иҗатында уңышлар, халык мәхәббәтенең тагын да артуын теләп калабыз!”- дигән Эльвина Нәҗипова.

Зилә МӨБӘРӘКШИНА

Фото Эльвина Нәҗипованың ВКонтакте социаль челтәрендәге битеннән https://vk.com/id37779990
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/rishat-t-khv-tullin-kemne-tuenda-bushlay-yrlagan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев