Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ришат Төхвәтуллин яшьләргә зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итә

Уфаның Башкорт Дәүләт филармониясе залында "Улыма", "Мин булырмын яннарыңда", "Киске Өфем", "Җырларымнан эзләрсең" җырларын башкаручы башкорт халкының горур кызы, моңлы сандугачы Фәридә Гәззалованың тәүге концерты булды.

Татарстан халкы исә Фәридәне Ришат Төхвәтуллин концертларында күреп, яратып өлгерде. Әлеге концертны оештыруда Ришат Төхвәтуллин зур ярдәм күрсәтте.

- Фәридә белән дүрт ел дәвамында бергә эшләдек. Минемчә, Фәридә кебек талантлы җырчылар үзенең иҗат юлын мөстәкыйль рәвештә дәвам итәргә, камилләшергә, үсәргә тиеш. Бу концерт - Фәридәнең иҗатында тәүге зур адым. Мин аны бик нык хөрмәт итәм һәм иҗатында зурдан-зур уңышларга ирешүен телим, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ришат Төхвәтуллин. Ул киләчәктә дә үзенең төркемендә эшләүче өметле яшьләргә алга таба үсәргә ярдәм итәчәген белдерде.

"Әй сылуы" дип исемләнгән концерт программасында Фәридә Гәззалованың хитлары да, шулай ук әле генә табадан төшкән өр-яңа җырлары да яңгырады. Фәридә Гәззалова һәм Ришат Төхвәтуллин башкаруындагы "Чияләр" җырын тамашачы аеруча көтеп алды. "Ришат минем репертуарымны сайлашучы да, иҗат юлымда киңәшчем дә, якын дустым да! Аңа зур рәхмәтләремне белдерәм!" - диде Фәридә. Тамашачы яраткан җырчысын, горур сандугачын аягүрә басып алкышлады, дип яза intertat.ru.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев