Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ришат Төхвәтуллин продюсерыннан гафу үтенгән

Безнең заманда хәбәр бик тиз тарала, бигрәк тә шоу-бизнес дөньясында берәр яңалык булса, ул яшен тизлеге белән башкаларга барып җитә. Соңгы көннәрдә "Ришат Төхвәтуллин продюсеры Рифат Фәттәховтан гафу үтенгән, алар дуслашканнар икән" - дигән сүзләр еш ишетелә.

Бу хакта кайбер хәбәрләр социаль челтәрләрдә дә күренеп алды кебек.

Бу чыннан да шулаймы? Һәм соңгы вакытта шактый шау-шу куптарган җырлар, бигрәк тә "Тыңлачы, сндугач"ның язмышы ничек хәл ителде?

Шушы сорауларны мин Ришат Төхвәтуллинга бирдем. Аның кәефсез чагына туры килдем, ахры. Ул болай дип кенә җавап бирде:

- Мин бу хакта сөйләшүдән шактый туйдым, арыдым инде. Мин беркемгә дә үпкәләмим, ачу тотмыйм... Рифат Фәттәховка мин бик рәхмәтле! Без аның белән бик матур эшләдек. Ә җырларны, Фәттәхов рөхсәт итсә, әлбәттә, бик теләп җырлар идем. "Тыңлачы, сандугач"ны да, "Синнән башка"ны да, башкаларны да...

Шул ук сорауны мин продюсер Рифат Фәттәховка да юлладым. Менә аның җавабы:

- Әйе, көннәрнең берендә, көтмәгәндә-нитмәгәндә дигәндәй, Ришат минем эш бүлмәмә килеп керде. Аның иң беренче сүзе "Мин дуслашырга килдем" булды. "Мин, әлбәттә, сиңа рәхмәт әйтеп китәргә тиеш идем, әгәр дә сине рәнҗеткән булсам, гафу ит", - диде ул. - "Әйдә, Рифат абый, шулай килешик: мин синең хакта бер начар сүз дә сөйләмим, син дә шулай ит", - диде Ришат.

Дөресен әйтим, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Әммә ничек кенә булмасын, Ришатның бу адымы ихтирамга лаек, аның тарафыннан көчле адым бу. Кеше үзенең хаталарын аңлап, аларны төзәтү буенча адымнар ясый икән, моңа бары тик сокланасы гына кала. Әлбәттә, мин аның сүзләрен кабул итәм. Русларда бик матур бер әйтем бар бит: "По протянутой руке не бьют". Ни генә булмасын, мин Ришат Төхвәтуллинга барыбер рәхмәтле. Аның белән хезмәттәшлегебез - татар эстрадасында да, минем биографиямдә дә бик матур, уңышлы проект булды. Татар галәмендә Ришат Төхвәтуллин дигән "йолдыз" кабынган икән - монда безнең дә өлеш бардыр. Мин моның белән горурланам!

Ә бу егетләрнең иң зур проблемасы, иң зур фаҗигасе шунда: алар явыз коткыга бик тиз бирелә. Яшьлекләре аркасындамы, артык эмоциональлекләре сәбәпчеме, берәр "алдавыч җимгә" кызыксыналармы - белмим. Әммә мин шуны яхшы беләм: аларны миңа каршы котыртучылар шактый. Яшерен-батырын түгел, шоу-бизнес дөньясында да, хакимият тирәсендә дә минем "дуслар" җитәрлек һәм алар миңа каршы көрәшнең бер юлы итеп бу егетләрне файдалана. Һәм алар кайбер очракта уңышка ирешә дә.

Иң кызганычы шул: бу яшьләрне котыртып, аларның үзләренә, аларның иҗатларына, киләчәк язмышларына бик зур зыян салалар бит. Ярый ла, Ришат кебек, моны вакытында аңлый алсалар. Ә кайберәүләренең моны аңларга, танырга, моннан акыллы нәтиҗәләр ясарга эчке-рухи көч-куәте җитми шул.

Габдерәхим.

("Акчарлак" № 52/24.12.2015)

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев