Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хәзер инде Айваз Садыйров Гөлназ Сәфәрованы гаепли

Көз - үзенчәлекле чор. Депрессияләр, күңелсезләнү, психик тайпылышлар һәм хроник авырулар көчәю вакыты, ди табиблар. Татар эстрасында да чир таралды кебек. Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова гаугасы әле тынмады, хәзер инде Айваз Садыйров та Гөлназ Сәфәрованы гаепли.

Бу хакта ул Инстаграмында менә ни яза (үзгәртми бирәбез):

"Ялларда минем Арчага кайтып китүдән файдаланып, күп еллар бергә концертлар алып барып йөргән кеше Гөлназ Мухина (Сәфәрова) концерт-чараларда мин әйткән барлык сүзләрне, җөмләләрне, нокталарны, өтерләрне сәер генә рәвештә үз исеменә яздырып куйган.

Әле ул гына да түгел, алда булачак концертларда мин әйтергә уйлап кына куйган текстларны да ничектер сизеп, җирле ТАО аркылы үз исеменә теркәгән! 

Бу гамәлләрне, кызыл тышлы китапның 911 матдәсе буенча, кешенең баш мие уйлап тапкан нәрсәләргә кул сузу дип бәяләргә мөмкин!

 

Ничә ел "Татар җыры"н бергә алып барган кешедән мондый оятсызлык көтмәгән идем. Гөлназ, елама да, җавап итеп видеолар да төшермә, тамашачы минем яклы булачак! Миндә барлык дәлилләр бар!

Сүз уңаеннан, 31 декабрьдә Арча-Аренада минем сольник булачак..."

Матбугат.ру

Фото http://matbugat.ru/news/?id=23604

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X