Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Казан театры Фәнис Яруллин әсәрен сәхнәләштерде

Кичә “Әкият” татар дәүләт курчак театрының кече залында Фәнис Яруллин әсәре, Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган “Йолдыз тапкан кыз” спектакле премьерасы булды.

“Йолдыз тапкан кыз” спектакле Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге иясе, Баулы районында туып-үскән Фәнис Яруллин истәлегенә багышлап куелды.

Премьерада Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Баулы якташлар җәмгыятенең Казандагы вәкиле Сиринә Латипова һәм Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым да бар иде.

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр балаларга” федераль программасы кысаларында сәхнәләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев