Илсөя Бәдретдиновага тамашачылар тәм-том китерә
Илсөя Бәдретдинованың концертларына тамашачылар күчтәнәчләрен китерү традициягә әверелде. Бу турыда Илсѳянең «Хезмәткә дан» газетасына hәм Баулы телевидениесенә биргән интервьюсында да сүз барды. Менә бу кѳннәрдә генә күрше Лениногорск шәhәрендә узган концертына да ниләр генә китермәгәннәр!
Җырчы үзенең хис-тойгыларын социаль челтәрдә яза:
«Лениногорск, зууур рәхмәт. Бигрәк нык зурладыгыз. Матур теләкләрнең, чәчәкләрнең, күчтәнәчләрнең чуты юк иде... Ә Бөгелмә районыннан Нурия апа Кудашева бер чиләк кул токмачы кисеп килгән. Шаккаттык... Әниең токмачы кебек итеп ашарсың, һәр жәеме саен догалар укып кистем, ди.
Апамнарга, туганнарыма тәмле ризыклары өчен аерым зур рәхмәт».
Читайте также:
Какого мужчину ждёт Ильсия Бадретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев