Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ИлСаф кем белән чаңгы шуарга йөри?

Татарстанның атказанган артисты ИлСафның яраткан шөгыле бар: ул да булса - чаңгы шуу. Җырчы урманда чаңгы шуган мизгелләрен интернет челтәренә еш урнаштыргалый.

- ИлСаф, нинди урманнарда чаңгы шуасыз? Бу шөгылегез кайчаннан барлыкка килде?

- Чаңгы шуу - иң яраткан спорт төремнең берсе. Балачактан ук чаңгыда йөрергә яратам. Хәзер улым белән икәү чыгабыз. Гадәттә, янәшәдәге Имәнлек базасына йөрибез. Әгәр өйдә чакта буш вакытым булса, һичшиксез чаңгы шуарга барабыз.

- Гыйнвар аена аяк басуга, концерт куя башлыйсыз. Бу үзенә күрә матур бер гадәткә әверелде. Быел да концертлар оештырасызмы?

- Әлбәттә. 2 гыйнвардан бирле концертларым гөрләп бара. Әлегә Чүпрәле, Чувашия якларында, Мирныйда булырга өлгердек. Аннан соң Уфада "Өч артист" дигән кызыклы проектта катнаштым. Анда Хәния Фәрхи, Данир Сабиров һәм мин чыгыш ясадык. Казандагы төп тамаша исә 23 февральгә билгеләнде. Аны якташым Габдулла Рәхимкуловның тууына 90 ел тулуга багышларга җыенам. Ул миңа "эстафетаны сиңа тапшырам" дип, васыять әйтеп калдырды. Концертта Габдулла Рәхимкуловның популяр җырларын һәм үземнең хит җырларымны башкарырга телим. Башка танылган артистларны да чакырачакмын.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев