Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле

Премия өч иҗатчыга билгеләнгән.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе өч иҗатчыга биреләчәк. Аларның кандидатуралары буенча карар бүген конкурс комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Конкурс комиссиясе рәисе — Васил Шәйхразиев. Комиссиягә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә абруй казанган шәхесләр кергән, шул исәптән халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ.б.

Комиссия карары нигезендә, «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага билгеләнгән. Шул ук номинациядә «Ир-ат тавышы» премиясен Филүс Каһиров алачак. «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелә.

Премияләрне тапшыру тантанасы Илһам Шакировның туган көнендә февраль аенда булачак, диде Васил Шәйхразиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев