Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хәмдүнә Тимергалиева Баулыдагы концертта: «Мин яшь артистларны «крышевать» итәм!»

Яшь җырчы Мөнир Рахмаев һәм Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиеваларның Баулыдагы концертлары Баулыда бик уңышлы узды.

Быел Баулыда килгән артистларның бу беренче концерты. Моңа кадәр башка артистларның ике сольный концертлары узмый калды, чөнки аларга билетларны сатып алучы булмаган. Дөрес, бу юлы да билетларны күмәк сатып алу булган, аерым алганда, нефтьчеләр тарафыннан. Билетларны сатып бетерер өчен Рахмаевның администраторына могаен күп йөгерергә туры килгәндер.

Кызганычка каршы, Баулыда күпләр бушлай концертларга гына йөрергә күнеккән. Салават белән Хәниядән кала, әлбәттә. Аларның билетлары иң кыйммәтле булса да, зал һәрвакыт шыгрым тулы.

Баулы тамашачылары Мөнир Рахмаевны моңа кадәр бик яхшы белми идее. Җырчы элегрәк безнең Сабантуенда чыгыш ясаган һәм тагын бер тапкыр «Татарча солянка» составында Баулыга килеп киткән.

Баштан ук Мөнир үзенә генә хас кыяфәттә «кыздыра» башлады. Көлдерде, шаяртты. Кайберәүләр моңа күнекмәгән булса да, әмма күпчелектә шаян җырчы уңай тәэсирләр уятты.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз тамашачыларның берсе (андыйларны Мөнир йомшак кына һәм шаярып «апашкалар» дип атый) пышылдап кына күршесенә:

- Моның могаен беркайчан да суставлары сызламас - бертуктаусыз хәрәкәтләнә, шарнирдамы, - диде.

Чыннан да, артистның тәнендә бер генә концерт дәвамында да ничәмә-ничә калория энергиясе «яна» икән? Мөнир чыгыш ясауга тулысынча бирелә, чын-чынлап тамашачының мәхәббәтен яуларга тырыша.

Мөнир Рахмаев белән бер сәхнәдә Баулы тамашачылары да чыгыш ясады. Җырчы сайлап алган якташларыбыздан «вокаль-инструменталь ансамбль» төзеде. Музыкантлар һәм җырчылар ролен алар бик оста башкарды

Күренеп тора, артист корпоративларда, туйларда еш чыгыш ясыйдыр. Алып баручы ролендәдә үзе булды. Һәм үзе үк тамашачылар белән уеннар уздырды.

Сүз уңаенда, балалар белән уен вакытында сәхнәдә җырчы уңайсыз хәлдә калды. Конкурста катнашучы балаларны бүләкләр өчен артистның плакатлары җитмәде. Мөнирнең үзе әйтүенчә, мондый хәл беренче тапкыр булды.

Билгеле, Мөнир Рахмаевның концертында Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиеваның катнашуы - көчле табыш. Җырчы апаны тамашачы дистәләрчә еллар буе белә һәм ярата. Дөрес, күпмедер вакыт ул сәхнәдә күренми торды. Сәбәбен ул шулай дип аңлатты:

- Яңа яхшы җырлар булмады миңа. Ә теләсә ниндиен башкарасым килмәде. Урысча әйтмешли, «повезло» - тирән мәгънәле шигыйрьләр язучы автор белән эшли башлагач, шулай ук Әлмәт егете Владимир Фёдоров минем өчен музыка яза башлагач, яңа җырларны яратып, теләп җырлый башладым.

Һәм тагын бер «серен» Баулы сәхнәсеннән ачып бирде халык артисткасы:

- Соңгы вакытта мин яшь артистларны «крышевать» итәм. Шуңа күрә мин Мөнир концертында катнашам. Ул минем мәхәббәтем, - дип шаяртып алды Хәмдүнә апа.

Ура! Мин Хәмдүнә апага чәчәкләр тапшырдым

«Сәйдәш» бию ансамбле кызлары турында Мөнир болай диде: «Бик шәп кызлар. Только дорого берут»

«Селфи» чире Мөнирне дә читләтеп үтмәде. Һәр концерттан соң ул телефонына үзен һәм тамашачылар залын фотога төшерә. Сүз уңаеннан, Баулы концерт залы Мөниргә бик ошады

Фото: Айнур Сафин, "Хезмәткә дан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев