Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гүзәлия: “Минем өчен Радик Юльякшин дигән җырчы юк”

Бу көннәрдә популяр җырчы Радик Юльякшин интернет челтәрендә автор-башкаручы Гүзәлиянең җырларын башка җырламавы турында хәбәр итте. Радик милли эстрада башкаручыларына үз хатасын кабатламавын, җырларны танытыр алдыннан юридик куркынычсызлыкны кайгыртуларын киңәш итте. "Кул куелган килешүләргә генә ышаныгыз", - дип белдерде җырчы. Әлеге хәбәргә ачыклык кертергә тырышып, иң элек Гүзәлиянең үзенә чыктык.

ырымны тартып алма. син үзең гаепле барсына"

- Бу хәл ярты ел элек башланды инде, - дип сөйләп китте Гүзәлия. - Без Радик белән "Яныңа агылам" дигән дуэт җыр яздырдык. Ул җырны үзем өчен язган идем. Ләкин Радикның аны үз репертуарына аласы килде. Зур концертларда аны икәү бергә, ә "сольный" концертларында үзе генә җырлый ала дип сүз куештык. Шулай ук концерт вакытында төшкән видеоларны интернетка куймаска дип тә сөйләштек. Ул риза булды. Аннары Радик "Югалтасым килми" дигән җырымны шулай сорап алды. Әмма әйткән сүзләрен онытты - берүзе генә зур концертларда җырлый башлады. Рифат Фәттахов оештырган концертта "Яныңа агылам"ны миннән башка гына чыгып җырлады. Тамашачы моны видеога төшерде һәм бөтен интернет шуның белән тулды.

Радик сүзендә тормады. Ярый, мин моңа күз йомдым. Аннан соң без "Яныңа агылам" җырына клип төшердек. Тик клип аңа ошамады. "Синең аркада клип начар килеп чыкты. Син безгә бөтен җырларыңны бирәсең!" - диде. "Клип начар чыкканга, нишләп мин җырларымны сезгә бирергә тиеш? Бирмим!" - дидем.

Берзаман "сольный" концертларымның берсеннән соң минем кулыма авторлык хокукларын тулысынча Радик Юльякшин исеменә күчерү турында килешү кәгазьләре китереп тоттырдылар. Килешүдә җырларның авторы Радик Юлъякшин булып саналачак дип язылган иде. Әлбәттә, кул куймадым. Бу хәлләрдән соң үземә бу артист белән бүтән эш итмим дигән сүз бирдем.

Ул бөтен интервьюларында: "Төнлә утырам да, җырлар, хитлар язам", - ди. Анда башка беркем турында да сүз юк. Ризван Хәкимов та, Оскар Усманов та, Гөлнара Рәшитова да телгә алынмый. Анда ул үзе турында гына сөйли.

Үзем турында әйтмим дә инде. Биргән интервьюларымны укыгыз әле. Бөтен җирдә Радикның иҗаты турында сөйләдем. Бөтен нәрсәгә дәлилләрем бар. Ә аңарда буш сүзләр генә. Яшь җырчыларга "Гүзәлия белән эш итмәгез", дип киңәш биргән. Бу сүзләре белән мине бик каты үпкәләтте. Әле бер җырчы белән дә проблема килеп чыкканы булмады. Барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттәмен. Бу адымы белән аның мине юк итәсе киләме? Аннары бөтен җирдә "Гүзәлияне сәхнәгә мин алып чыктым", - дип сөйләп йөри. Миңа 41 яшь. Инде сәхнәгә чыкканыма байтак. Радикны Татарстанга мин алып килдем бит. "Барс-Медиа" продюсерлык үзәге белән мин таныштырдым. Бөтен җырларын радиога үз акчама биреп бардым. Бу хәл башыма сыймый. Радиктан мондый әшәкелек көтмәгән идем. Минем өчен ул - юк.

Радик Юлъякшинның җавабы болайрак:

- Гүзәлия миңа барлыгы биш җырын бирде, - диде Радик Юльякшин. - Моның өчен мин аның 5 концертында бушка җырларга тиеш идем. Әлеге шартларны үтәгәннән соң, Гүзәлиягә килешүне законлаштырырга, авторлык хокукларын тулысынча күчерү турында 3 килешүгә һәм авторлык хокукларын өлешчә куллану турында 2 килешүгә кул куярга тәкъдим иттем. Әмма ул әлеге процессны юри сузып йөри башлады. 1 июньдә исә "җырларны башкарырга рөхсәт итүче язма документ" гамәлдән чыкты.

Шулай итеп, рәсми килешүгә кул куелмагач, ул иҗат иткән җырларны репертуарымнан төшереп калдырдым. Гүзәлия үзенең җырларын башкаруыма каршы түгел, чөнки ул бу җырлары өчен чыгышларым белән түләгәнемне аңлый. Әмма килешү юк икән, җырлар да башкарылмаячак.

Аның җырларын җырлавымны дәвам иткән очракта, Россия Авторлар Оешмасы (РАО) белән дә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта Гүзәлиянең көеннән дә торасым килми, чөнки мин үзем дә композитор буларак иҗат итәм.

Гүзәлия сүзләре буенча, ул Радик Юльякшин файдасына авторлык гонорарларыннан да баш тарткан булган. Моның өчен Радик аңардан "отказ" яздырткан. Шулай ук Гүзәлия Радик Юльякшинның интернет челтәрендәге төркемнәренә җырларын куйганда, аның исемен күрсәтмәвен дә әйтеп узды. "Ник язмыйсыз?" - дигән сорауга Радикның администраторы "Килешүгә кул куелмыйча, без сезне язмаячакбыз", - дип җавап биргән.

Бу хакта Россия авторлар оешмасы (РАО) ни ди?

- Гүзәлия тарафыннан җырларга бернинди тыю булмады, - ди РАОның Татарстан буенча филиалы директоры Зөфәр Хәйретдинов. - Радик һәрбер җырны композиторлардан, шагыйрьләрдән тулы хокуклары белән сатып ала. Шуңа күрә ул РАОга авторлык гонорарларын түләүдән азат ителә.

Юриcт белешмәсе:

Җырның авторы белән авторлык килешүе төзелмәгән булса да, җырны башкаручы җырның авторын һичшиксез күрсәтергә тиеш.

Исем һәм башка иҗади интеллектуаль милеккә кагылышлы авторлык хокукы юридик яктан бүтән кешегә тапшырыла алмый. Тапшырылган булса да, юридик яктан бу килешүнең көче булмаячак, дип яза автор Эльза Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев