Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Элвин Грейның экс-директоры Гөлназ Асаеваны таныта башлаячак

Гөлназ Асаева Элвин Грейның экс-директоры Андрей Бажура белән контракт төзегән.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның элеккеге концерт директоры Андрей Бажура "Элвин Грей" музыкаль лейблыннан китеп, яңа эш башлый. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Бәлки кайберләрегезгә билгеледер, мин Элвин Грей командасыннан киттем. Хәзер без “Ак барс” яшьләр үзәге директоры Игорь Железнов белән уртак эш – беренче милли лейбл ачтык”, - диде Бажура.

Андрей Бажура сүзләренчә, лейбл эшчәнлеге берничә тармакны үз эченә ала.

“Безнең лейбл чит ил артистларының һәм шәхси концертлар оештыру, артистларга администратор, продюсер булу һәм тавыш яздыру, видео студияләреннән максатчан файдалануны күздә тота”, - диде директор.

Оештыручылар әйтүенчә, беренче милли лейбл барлыкка килгәнгә нибары ике ай.

“Без әле яңарак кына оештык. Шулай булуга карамастан, безнең “канат астына” керергә теләп, күп артистлар һәм төркемнәр мөрәҗәгать итте. Әмма без сан артыннан кумыйбыз, сыйфат кадерле. Бүгенгә бары бер җырчы – Гөлназ Асаева белән эшләячәкбез. Аның белән контракт төзелде”, - диде Андрей Бажура.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185857/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев