Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Элвин Грейның директоры җырчыга алмашка яңа популяр артист тапкан

Элвин Грейның концерт директоры Андрей Бажура, җырчы белән араны өзеп, яңа музыкаль лейбл ачарга карар кылган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бу хакта Казанда уңыш белән үткән “Дуслык күпере” музыкаль фестивале тәмамлангач билгеле булган. Бу көнне директоры гына түгел, ә лейбл инвесторы, музыкант проектларының берсе сопродюсеры да Элвин Грей белән араны өзүе билгеле булган. Нәтиҗәдә Радик  Юльякшин инвестор ярдәменнән дә мәхрүм калган.

 Шулай да  Андрей Бажура Радик Юльякшиннан китүе турындагы мәгълүматны раслаган һәм халыкара музыкаль лейбл ачарга җыенуын әйткән.

“Без феноменаль әйбер әзерлибез, дуслар! Ышаныгыз, без моны эшли алабыз, нәрсә-нәрсә, без шаккаттыра беләбез”, – дип хәбәр иткән җырчының экс-директоры һәм шушы арада бик тә популяр артист белән контракт төзелүен һәм хәзер бөтен көчнең аңа юнәлдереләчәген әйткән.

Яңа музыкаль лейблга багышланган матбугат конференциясе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 7 майда булачак. Анда Андрей Бажура  музыкаль проектын тәкъдим итәчәк, яңа лейблның партнерлары һәм оештыручылары белән таныштырачак, дип язылган “Татар-информ” хәбәрендә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184551/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев