Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Элвин Грейның Азнакайдагы концерты шартлаткыч кую турында шалтырату аркасында туктатылган

Мәдәният сарае бинасыннан 500гә якын кеше эвакуацияләнгән.

Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

"Ашыгыч хезмәтләргә билгесез ир-ат шалтыраткан һәм мәдәният йорты бинасында бомба салынуын хәбәр иткән. Бирегә полиция хезмәткәрләре килгән. Барлык тамашачылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Полиция хезмәткәрләре барлык бүлмәләрне җентекләп тикшергәннәр", – дип сөйләгәннәр ТР Эчке эшләр министрлыгында.

Шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат расланмаган. Билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан ир-ат тамашачылар арасында булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул психик яктан сәламәт түгел. Вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен, аны полицейскийлар тоткарлаган.

Концерт дәвам итмәгән, тамашачыларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177336/

Фото https://tatar-today.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев