Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ди-джейлар “ринг”ында

"Яшьләр дөньясы" күп профильле яшьләр үзәге "Ватан" клубында мәктәпләр арасында "Ди-джейлар көрәше" конкурсын үткәрде.

Ел саен әлеге иҗат ярышына дискотека музыкасы белән мавыгучылар җыела. Конкурс шартлары нигезендә, ди-джейлар бу юлы да дискотеканың кызыклы, оригиналь программасын, төрле пландагы музыкаль композицияләр төзергә тиеш иделәр. Аларның артистлык сәләте һәм тышкы кыяфәтләре дә исәпкә алынды.
Конкурста шәһәр мәктәпләреннән өч вәкил (шул исәптән бер кыз) һәм Октябрьский шәһәренең коммуналь-төзелеш техникумыннан өч студент катнаш-ты. Беренче урынга - 3нче мәктәп ди-джее Васкан Геворгян, икенче урынга - 7нче мәктәптән Кристина Бибарисова, өченче урынга 4нче мәктәптән Айдар Яруллин лаек булды. Тамашачылар мәхәббәтен Октябрьский шәһәре ди-джее Дмитрий Федоров яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев