Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бүген Вәсилә Фәттахованың вафатына өч ел

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегүдән 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Аның турында бер ел элек “Интертат”та дөнья күргән мәкаләне тәкъдим итәбез.

Вәсилә Фәттахова күпләрнең хәтеренә  “Туган як” җырчысы буларак кереп калды. "Татар-информ" аның якыннары - ире һәм кайнанасы белән хатирәләрне яңартты.

Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйповның журналистлар белән аралашырга бик яратмавы билгеле. Әмма “Татар-информ” хәбәрчесе белән ул бик теләп сөйләште һәм моның сәбәбен дә аңлатты. “Вәсиләнең якты истәлегенә булсын, кеше белеп торсын”, - ди ул.

"Бәхетебез бикле ятмасын"
Билгеле, җырчы өчен бөтен җыры да якын, әмма мин Илгиздән Вәсиләнең иң яраткан җырын сорыйсы иттем. “Бәхетебез бикле ятмасын” җырын аерым җылылык белән җырлады”, - ди Илгиз.

- Улыбыз Кәрим быел мәктәпкә барырга җыена. Мәктәпкә әзерлек курсларына йөри. Минем белән бассейнга йөзәргә йөри, рәсем ясарга бик ярата. Камилә өйләнешкән көнебездә – 22 декабрьдә ике яшен тутырды. Әлегә балалар бакчасына йөрми. Холкы кемнеке икәне әлегә күренми, тышкы кыяфәтен миңа ошаган, - дип сөйләде Илгиз.

"Хәзер барысы үз өстемдә"
- Барасы җиренә илтәсең, кирәген алып кайтасың – нишләтәсең, үзебез сайлап алган язмыш түгел. Вәсилә исән булганда, баланың киеме дисеңме, Интернеттан дару табуны дисеңме – барлык көндәлек мәшәкатьләрне хәл итә иде. Хәзер бөтенесе үз өстемдә.

“Кәрим әнисенең беркайчан кайтмавын аңлый”
Илгиз балалар белән Вәсиләнең чыгышларын телевизордан каравы турында сөйләде.

- Камиләнең теле ачылып бетмәгән әле – әнисе турында сораганы юк. Концертларын караганда “бу синең әниең”, дибез. Малаебыз гына сүрелебрәк калды, күңеле төште. Әнисе исән чакта гел бергә иде алар. Ул хисләрен үз эчендә кичерә, тышка чыгармый. Берсүзсез үзе генә планшетта әнисенең фотоларын, чыгышларын карап утыра ала. Хәзер ул да әнисенең беркайчан кайтмавын белә...

“Әни озак яши алмады, сезнең яшәвегезне телим”
- Больницага барасы булса, Кәрим тынычсызлана башлый: “Кайчан кайтасыз, озакка киттегезме, мине калдырмагыз”, - ди. Әнисенең больницага китеп, шуннан кайтмавын хәтерли, шуңа да куркып калган. Үзе әйтеп куйган була: “Карт әнәй, карт әтәй, әтәй, сез озак яшәгез инде. Әни озак яши алмады. Сезнең озак яшәвегезне телим. Беркая китмәгез, калдырмагыз безне”.

“Улыма әни җылысы җитми”
- Вәсиләне җибәрдем дип әйтә алмыйм. Еллар үткән саен, балаларга да әни күбрәк кирәк. Барыбер, гел уйлата. Ана тәрбиясе башка – игътибарлы, балаларның күңелен күрә торган була ул. Ир кеше ул яктан көчсез. Киемнәрен, башка кирәк-яракларын барлап торсаң да, әни кирәк. Никадәр тырышсам да, әни кулы, әни җылысы җитми. Аеруча улыма.

"Яңа елга керә торган кәеф юк"
- 31 нче декабрь көнне Вәсиләнең туган көне иде. Гадәттә, без бу көнне бергә түземсезләнеп көтеп ала идек. Хәзер Яңа елга керә торган кәеф юк. Быел да Яңа елны балалар белән тыныч кына каршы алдык.

Вәсилә белән Илгизнең Уфа аэропортыннан ерак булмаган урында бакчалары булган. Илгиз әйтүенчә, агач йорт, мунча төзелеп кенә беткән булган. “Бакчаны бик ярата иде ул. Кызны тапкач, җәй көне шунда яшәрбез дип хыяллана торган иде Вәсилә,” – дип искә алды Илгиз.

Вәсиләнең кайнанасы: "Вәсиләнең сәламләү сүзен телефоныма куйдым"
Вәсиләнең кайнанасы һәм кайнатасына карата булган җылы мөнәсәбәтләрен еш искә алалар. Бу гаҗәп тә түгел, Вәсилә интервьюларында аларны үз әти-әниләре кебек якын күрүе хакында гел әйтә иде. Татар-информ” хәбәрчесе Вәсиләнең кайнанасы Нәсимә апа белән элемтәгә керде. Ул Камилә белән хастаханәдә иде, оныгы турында сөйләп алды. “Алты айда туып, бер кило да юк иде бит, аны табиблар күзәтеп тора”, - ди Нәсимә апа.

Килене турында ул тыныч кына сөйли алмавын әйтте: “Радио-телевизордан җырларын ишетсәм дә, дулкынланам, елый башлыйм”.

- Мин телефоным кабынганда Вәсиләнең сәламләү сүзен куйдым. “Әнкәй, алтыным”, ди ул. Аның телефон номерын бетерергә дә кулым бармый.

Без Вәсилә белән иптәш кызлар кебек булдык. “Татар җыры”, “Солянка” булсынмы, клип төшерергә барсынмы – Казанга гел бергә бара торган идек. Беренче көненнән үк миңа “әнкәй” дип эндәште. Берәрсе белән безне таныштырганда, “Илгизнең әнисе-әтисе” дип түгел, “минем әнкәй белән әткәй” ди иде. Безне шул хәтле кадер-хөрмәт белән кабул итте.

Ирем Фәнүс тә еш искә ала аны. Хастаханәдә яткан чакта да әтисенә дарулар табып, табиблар белән үзе элемтәдә торды. Вәсилә минем кайнанам янына да еш кайтып, аны да якын итте. “Илгизнең ике инәсе дә бар, бәхетле”, - дигән чаклары истә.

Биш вакыт намазын калдырмый, “Йәсин” сүрәсен яттан белә иде. Үзе тәртипле, үзе тыйнак, кеше сүзен сөйләп йөрмәс. Гайбәт сөйләүчегә: “Син аны үзең күрдеңме”, - дип кенә әйтеп куяр иде.

"Вәсилә копиясен калдырып китте"
- Балалар белән бергә торабыз. Камиләнең теле ачылып килә. Соңгы арада тышкы кыяфәте белән улыма ошап китсә дә, Вәсилә безгә үзенең копиясен калдырып китте. Әлегә сүзләрен әйтеп бетерә алмаса да, хәрәктләре, тормышка яратып каравы белән әнисенә ошаган. Камилә һәрвакыт елмаеп тора. Вәсиләгә кечкенә генә бүләк алып килсәң, сөенеп, “дөя дә бүләк, төймә дә бүләк” дип рәхмәт әйтә торган иде. Кунакларны да колач җәеп, кочаклап каршы алды. Камилә дә, әнисе кебек, дөньяга мәхәббәтле күзләр белән карый.

"Вәсилә һәркемнең күңелендә"
- Туганнарыбыз гел искә ала аны. Вәсилә кеше ярата иде. Халык үзе әле дә аны онытмый. Вәсиләгә багышлап миңа күп кенә шигырьләр килде. Аларны еламый укып булмый. Бу атнада мәчеттә дә искә алалар аны. Больницадан чыккач, Вәсилә үлгән көндә өйдә Коръән укытабыз, - дип тәмамлады сүзен Нәсимә апа.

Үләчәген сизгән булган
- Больницага китәр алдыннан, сизенгән кебек, “Үлмәсәм генә ярар иде”, дигән сүзе булган. Шулай килеп чыкты да. Операция, аннары кома, бала белән тәки үзе кайта алмады, – дип сөйләде Илгиз.

Вәсилә Разиф кызы Фәттахова 1979 елның 31 декабрендә Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туа. Учалы шәһәрендәге музыка училищесында  укый. 1999 елда Айдар Галимовның театр-студиясендә эшли башлый. 2007 елда үз мәдәни программасы белән республика районнарында  гастрольләрен башлап җибәрә. Шул ук елда Илгиз Габдерәкыйповка  кияүгә чыга. 2008 елда "Туган як" җыры белән "Татар җыры - 2008" конкурсында лауреат булып таныла. 2011 елда улы Кәрим туа. 2015 елның декабрендә кызы Камилә туа. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә Уфада хастаханәдә бала тапканда килеп чыккан өзлегү сәбәпле вафат була.

Динә ШӘМСЕТДИНОВА

Фото: vk.com/id20432793

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/ike-el-elek-arabyzdan-kitk-n-v-sil-f-ttakhovany-yakynnary-isk-ala-ulym-nisene-berkaychan-da-kaytmaya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев