Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулылар халыкара әдәби конкурсның зона турында җиңде

"Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесенең зона туры нәтиҗәләре билгеле булды. Республика этабына безнең районнан 8 кеше узды.

Бәйгенең өченче турында Баулы данын Тимур Әсәдуллин, Злата Леванова («Большая перемена» театр берләшмәсендә катнашучылар), Поповка мәктәбе укучысы Арина Лещева, 2нче мәктәп укучысы Аделя Шәрипова, «Алтынчәч» балалар бакчасы баласы Ильвина Вилданова, «Виктория» балалар бакчасында тәрбияләнүче Алира Хәйруллина, «Алсу» балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Галиуллина һәм «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Хафизова яклыйлар.

Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе конкурсның зона туры өчен видеороликлар төшерүдә ярдәм иткән өчен Баулы телевидениесенә рәхмәт белдерә.

Республика туры нәтиҗәләре киләсе атнада билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев