Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулылар Казан сәхнәсен яуларга барачак

Зәйдә “Безнең заман” республика телевизион бәйгесенең зона туры узды, анда Баулы эшче яшьләре дә катнашты. Казанда булачак финалга безнең районнан Лилия Мәҗитова, Руслан Фәррахов һәм “Баулынефть” идарәсенең бию коллективы үткән.

“Таттелеком” җәмгыяте белгече, җырчы, кайгыртучан әни, сөекле тормыш иптәше һәм иҗади шәхес Лилия Мәҗитов узган елларда әлеге фестивальдә призлы урыннарга лаек булган иде инде. Быел да үз көчен сынап карарга теләгән.

Лилия сәхнәгә беренче тапкыр предприятиеләр арасында узган үзешчән сәнгать смотрында чыккан. Ул бәйгедә җырчы һәм сценарий авторы буларак катнашкан.

– Беренче тапкыр чыгыш ясаганда бик курыктым, – дип искә ала Лилия. – Чөнки аңа кадәр сәхнәгә бер тапкыр да чыкканым юк иде. Аякларым калтырады, иренем кипшеп бетте, йөрәгем атылып чыгардай булып типте! Ләкин җырлау теләгем шулкадәрле көчле иде. Әле тамашачыга ошарга, аңа хисләреңне җиткерергә, аларның мине кабат тыңлыйсы килерлек итеп җырларга да кирәк. Ә боларның барысы да нык дулкынландыра. Ләкин шуннан бирле чыгыш ясауны яратып калдым. Сәхнә наркотик кебек ул.

Бераздан Лилия “Безнең заман” республика бәйгесендә катнашып карарга була.

– Җитәкчелекнең миңа ышануы зур роль уйнады, алар үз сүзләрен сүз иттеләр, барасың, диделәр. Хәзер менә фестивальдә ел саен катнашам. Анда шулкадәрле гаҗәеп мохит хөкем сөрә, анда кабат-кабат барасы килеп тора. Аннары мине “Зифа каен” ансамбленә чакырдылар, мин, билгеле, ризалаштым. Анда чыгыш ясау тәҗрибә, мавыгу гына түгел, ә чын мәгънәсендә рәхәтлек бирә, – ди Лилия Мәҗитова.

– Бу юлы мин җырны бик озак сайладым, күп кешеләр белән киңәшләштем һәм “Карнавал” фильмындагы “Спасибо, жизнь” җырына тукталдым. Эчтәлекле иске җырларны бик яратам. Алар тыңлаучының йөрәгенә үтеп керә. Шуңа күрә аларны тыңлыйсы һәм башкарасы килеп кенә тора. Мин кечкенә чагымда әти-әнием пластинкалар тыңлый иде. Хәзер ул җырлар минем өчен үрнәк. Фестивальгә сайлап алынган җыр белән мин тормышымдагы, тирә-юнемдәге һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Кешеләр тормышның матур һәм күп төрле булуына игътибар итсеннәр иде, – ди ул.

Лилия иҗатында Роза Рымбаева, Алла Пугачёва, Анна Германга тиңләшергә омтыла. Ул үз өстендә эшләргә ярата һәм иҗади юлын дәвам итәргә тели.

Тормыш иптәше Ренат, балалары, әти-әнисе, хезмәттәшләре, “Зифа каен” коллективы кызлары аны хуплап, ярдәм итеп, көч биреп тора.

– Мәдәният йортының тавыш операторы Илдар Хәсәнов та бик булышты. Бик зур рәхмәт аңа, һәрчак ярдәм итә, – ди Лилия Мәҗитова.

“Безнең заман” фестивале финалына, Лилия Мәҗитовадан тыш, “Баулынефть” идарәсенең “алтын тавышы” Руслан Фәррахов һәм әлеге предприятиенең хореография коллективы Чикаго стилендәге биюе белән үткән. “Хезмәткә дан” хәбәрчесе Руслан белән телефон аша кыскача гына сөйләшеп ала алды, чөнки аның 1нче нефть һәм газ чыгару цехында эштә чагы иде.

– Мин фестивальдә өченче тапкыр чыгыш ясыйм, моңа кадәр Мөслим Магомаев җырларын башкара идем. Ә быел мистер Иксның опера ариясен сайлап алдым. Жюри чыгышымны шулай югары бәяләр дип көтмәгән идем, – ди Руслан. – Финалга узу – зур дәрәҗә. Алда барысы да тагын да яхшырак булыр дип өметләнәм.

Позитив, иҗади баулылар, “Безнең заман” телевизион фестивалендә сәләтләрен күрсәтеп, елдан-ел уңышка ирешә. Аларга 26 һәм 27 октябрьдә бәйгенең финалында уңышлар телик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев