Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы ханымнары — “Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона этабы җиңүчеләре

Бүген Зәйдә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенең зона этабы узган.

Бәйгенең зона этабында республиканың 8 районыннан 54 бәйгече катнашкан. 

Безнең район данын “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Румия Шәфикова һәм Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Ландыш Субаева яклады һәм икесе дә үз номинацияләрендә җиңү яулады: Румия Шәфикова – “Өченче буын” героинясы” номинациясендә, Ландыш Субаева “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә.

Аларны ярдәмчеләр төркеме дә озата барган. Бергәләп җырлаганнар, эшчәнлекләре турында сөйләгәннәр, жюрины милли ризыклар белән сыйлаганнар.

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирле бүлекчәсе Инстаграмы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев