Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулылар Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган кичәне онлайн күрә алачак

Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә баулылар да катнаша.

Кичәне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайты аша онлайн да карап булачак. Башлана - 18.30 сәгатьтә.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/161/

Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнашачак. Фәнис Яруллин әсәрләрен, аның щигырьләренә язылган җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Илфат Камалиев, Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Хәйруллина, ИлГәрәй, Чулпан Йосыпова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, шагыйрьнең якташлары - Баулы районы сәхнә осталары башкарачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев