Баулыда язучы Зифа Кадыйрова белән китап сөючеләребезнең очрашу кичәсе узды
Баулы районы үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа ханым үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде.
Кичәне Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фәхриева ачып җибәрде һәм авторга чәчәкләр бүләк итте.
Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, залда утыручыларның бик күп сорауларына җавап бирде.
Чылтырап аккан тау чишмәләренә, куе урманнарга бай, гүзәл табигатьле Башкортстан Республикасында туып үскән татар кызы Зифа Кадыйрова үзенең "Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?" китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулап, татар әдәбиятына язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.
Әсәрләрендә тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылмый Зифа ханым: яшьләр, гаилә, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләре, ялгызлык ачысы. Китап укучыларның кайберләре геройлар язмышын үзенеке белән тәңгәл китереп күз яше түксә, икенчеләре әсәрләр аша гыйбрәт һәм сабак алгандыр.
Соңгы елларда беренче җөмләсеннән үк үз эченә бөтереп алып керердәй китаплар бик сирәгәйде. Зифа Кадыйрованың әсәрләре гади тел белән, аңлаешлы итеп язылган, һәркемгә таныш темалар, проблемалар күтәрелгән. Шуңа күрә дә алар бик тиз халык мәхәббәтен яулады.
Зифа Кадыйрова китаплапры аша китапханә юлын күптән оныткан бик күпләр яңадан китапханә ишеген ачып керделәр һәм китап укучылар санын бермә-бер арттырдылар
Кичә барышында залда утыручылар арасыннан рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар.
Язучының әсәрләре ир-егетләрне дә елата, яшәү мәгънәсен югалтканнарга көч өсти, тормышны ямьләндерә алган икән, димәк, алар чын мәгънәсендә халыкчан. Бүгенге көндә безгә әнә шундый әсәрләр бик кирәк!
Гөлия Шәмсетдинова,
Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире
Фото: ЦБС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев