Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда татар фольклоры бәйрәме

Бүген Баулыда "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклор фестиваленең икенче зона туры үтте.

Баулыга Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Ютазы районнарыннан һәм күрше Башкортстаннан фольклор коллективлары килде. Аларны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин сәламләде.

Иҗат коллективлары "Кич утыру", "Яңгыр боткасы", "Кодагый төшерү", "Орчык тәгәрәтү", "Балага исем кушу", "Киленгә су юлы күрсәтү", "Егетләрне солдат хезмәтенә озату", "Катык тәмләшү", "Уракка төшү" кебек йолаларны сәхнәдә күрсәттеләр, мөнәҗәтләр әйттеләр, халык уен коралларында уйнадылар, халык җырларын башкардылар.

Чыгышларны абруйлы жюри, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, республика милли мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Алсу Еникеева, республика милли мәдәниятне үстерү үзәгенең баш белгече Фәридә Кислякова бәяләде.

Фестивальнең зона турлары тәмамлангач, апрель аенда өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. Ә гала-концерт 30 майда Биектау районындагы "Иске Казан" ачык этнография музее территориясендә булачак.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев