Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы театры күршеләребездә булып кайткан

Баулы халык театры Иске Урыссу авылында спектакль белән чыгыш ясаган.

Иске Урыссу халкына Бөтенсоюз, Россия һәм Татарстан смотры лауреаты булган Баулы халык театры артистлары Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" дип исемләнгән спектаклен тәкъдим иткәннәр. Кунакларның чыгышын карарга авыл халкы, укытучылар, укучылар килгән.

- Минем остазым, театрның җитәкчесе Миргалиян Фәхриевның иҗат уңышларына сокландым һәм горурланып утырдым. Күз алдымнан ирексездән мәктәп еллары үтте. Ул безне инглиз теле серләренә төшендергән булса, бүген ул татар теле һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү өстендә саллы эш башкара, - дип үзенең фикерләре белән бүлеште Иске Урыссу мәктәбенең инглиз теле укытучысы Дания Нигъмәтуллина (Шәфыйкова). - Театрны карагач ихтыярсыздан күзләргә яшь тулды. Әсәрнең нигезенә күпме мәгънә, дөреслек салынган. Укытучымның иҗат коллективының уңышлары безне сокландырды. Баулы артистларының килмәгән җирләре юк: буй-сын, көчле тавыш, дикция - һәммәсе җиренә җиткерелгән. Сәхнә бизәлеше төптән уйланылган дип аерып әйтәсе килә.

Баулы халык театры әлеге авылда беренче генә чыгыш ясамый һәм аларның мәхәббәтен яуларга өлгергән. Биредә яшәүчеләр киләчәктә дә эчтәлекле, тирән мәгънәле иҗат җимешләре белән аларны үзләренә кунакка көтүен белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев