Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы районы үзешчәннәре популяр телетапшурыда катнашты

Якташларыбызның "Җырлыйк әле!"дәге чыгышын карамый калмагыз.

Республикабыздагы талантларны эзли һәм таныта торган әлеге тапшыруның авторы - Нәҗип Бәдретдинов. Безнең районнан тапшыруда катнашачак үзешчәннәрне дә нәкъ менә ул килеп сайлап алган. Әлеге бәйгедә яшьләре буенча өч төркем катнаша. Беренчесенә 7 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр, икенче төркемгә - ветераннар, ә өченче төркемгә урта буын вәкилләре, ягъни 30-60 яшьлек җыр сөючеләр керә.

Баулы районы белән таныштыру бурычын Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллинага йөкләгәннәр.

- Тапшырудан бик уңай тәэсирләр белән кайттым, - диде ул "Хезмәткә дан" газетасына. - "Җырлыйк әле!" студиясендәге яхшы мөгамәлә, җылы атмосфера курку-дулкынлануларыбызны җиңде, тынычландырды. Алдан репетиция булды, яхшылап аңлаттылар. Төшерү процессы озак дәвам итсә дә, ялыктырмады. Конкурентларыбыз - азнакайлылар белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы булды.

Районыбыз данын балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Миләүшә Миңнушина, Динара Шакирова, Камилә Субаева, Камилла Гыйләҗева (җитәкчеләре - Рифкать Вәлиев), Земфирә Нәгыймуллина, Фәнзия Галләметдинова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Сәрия Хәмитова, Илфат Галимҗанов, Назыйм Кәримов, һәм башкалар яклаган. Тапшыруда район мәдәният йортында Зәйтүн Муллаянов җитәкчелегендә эшләп килүче гармунчылар ансамбле дә катнашкан.

Кече яшь төркемендә чыгыш ясаган кызлар бәйгедән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мәсәлән, Камилла Гыйләҗева "Җырлый әле!"гә тагын барырга теләвен белдерде. Ә Миләүшә Миңнушинага башка конкурсларга караганда бу конкурс җиңелрәк тоелган.

Динара Шакирова безгә болй диде:

- Миңа "Җырлыйк әле" тапшыруында бик ошады. Бүтән конкурслардан аерылмалы буларак, "Җырлыйк әле!"дә без инструменталь ансамбль җитәкчелегендә җырладык. Шул инструменталь ансамбльнең музыкасы студиядә бигрәк тә моңлы, матур булып ишетелә. "Җырлыйк әле!" сәхнәсендә үзеңне җиңел, кыю хис итәсең. Студиядәге татар орнаментлары булган атмосфераны күргәч, җырлыйсы килеп тора.

Якташларыбыз катнашындагы тапшыруны шимбә көнне, 5 апрельдә 20 сәгать 30 минутта карый аласыз. Ә райондашларыбыз Азнакай үзешчәннәре белән ярышканда, ягъни 12 апрельдә 20 сәгать 30 минутта телевизор экранындагы номерга смс җибәреп, Баулы талантлары өчен тавыш бирергә мөмкин булачак.

Ләйсән СӘЕТГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев