Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы районы Кызылъяр авылында якташ язучыларын искә алдылар

Кызылъяр мәктәбендә Фәнис Яруллинның тууына 76 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Татарстанның халык шагыйренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган, туган авылындагы музей-йорты мәктәп белән берлектә оештырган кичә "Мин тормышка гашыйк" дип аталуы бер дә юкка түгел. Чөнки тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булды микән? Әле аны яратып кына калмый, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмыйча, сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә бар икән.

Унынчы сыйныф укучылары Айсылу Басыйрова белән Айдар Җиһангәрәев алып барган әдәби-музыкаль кичә авторның Кызылъярга багышлап язган шигыре белән башланып китте. Аны сигезенче сыйныф укучысы Самат Хәнипов укыды.

Унберенче сыйныф укучылары Гүзәл Инсапова белән Альбина Кәрипова башкаруындагы "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җыры тамашачылар күңеленә бик тә хуш киде. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган әлеге җыр укытучылар гимнына әверелде дисәк тә ялгыш булмас.

Кичәгә чакырылган иң хөрмәтле кунак, билгеле, язучының бертуган апасы Нәсиха Фәхретдинова булгандыр. Нәсиха апа энесенең балачагы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде.

- Фәнис кечкенәдән бик тиктормас, максатчан, бар нәрсәне ашыгып эшли торган малай иде, - ди Нәсиха Гатаулла кызы. - Бик мөстәкыйль булды, әрәмәдән чәчәк җыеп, үзенә чалбарлык акча эшләп, таң калдырган иде бервакыт. Китапны шулай күп укуына бик соклана идем, русчаларны ничек аңлап бетерәсең, энем, дигәч, укый-укый аңлашыла ул, дип җавап бирә иде.

Кичәдә якташ язучыбызның тормыш иптәше Нурсөя ханымга, дусларына, туган ягына, туган теленә багышлап язылган әсәрләре дә яңгырады. Программа Кызылъяр мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Басыйрова әзерләгән презентация белән үрелеп барды.

Кызылъяр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Насыйров башкарган җанга үтеп керерлек җырларны кичәгә җыелган укучылар, кунаклар тын да алмый тыңлады.

Мәктәп коридорында Фәнис Яруллинның китапларыннан һәм аның әсәрләре буенча укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылган иде.

Әдәби-музыкаль кичәнең сценариен Фәнис Яруллинның музей-йорты фондын саклаучы Илмира Салаватова төзегән. Ул кичәне оештыруда зур ярдәм күрсәткән укытучылар, аеруча, Гөлнара Басыйрова белән Лилия Миңнегәрәевага һәм укучыларга бик рәхмәтле.

Якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәнең эчтәлекле булуы, җанлы үтүе оештыручыларның аны әзерләүгә иҗади якын килүләре, күп тырышлык куюлары турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев