Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда Яр Чаллы рәссамының шәхси күргәзмәсе ачылды

Әбүзәр Габдрахмановның күргәзмәсен ачу тантанасында Бөгелмә, Зәй, Баулы шәһәрләре рәссамнары, шулай ук шәһәребезнең рәсем сәнгатен үз итүчеләр катнашты.

Көндәлек мәшәкатьләр белән без еш кына әйләнә-тирәбездәге дөньяның матурлыгын күрмибез. Рәссам Әбүзәр Габдрахмановның реализм стилендә иҗат ителгән картиналары исә күңелдәге әлеге бушлыкны тутырырга, табигать матурлыгы белән хозурланырга ярдәм итә.

Туган төбәкнең табигатен гаҗәеп төгәллек белән сурәтләгән картиналар күргәзмәсе “Татарстан пейзажы” дип атала. Менә елгадагы чагылышына сокланып, баш иеп үсеп утыручы агачлар; карга чумган нәзек каеннар; иске мунча янында гамьсез генә йөрүче тавыклар... Рәссамның һәр эше – уникаль тарих, алар дөньяны рәссам күзлегеннән карап, тормышның никадәрле матур һәм күп кырлы булуы турында уйланырга мөмкинлек бирә.

Әбүзәр Габдрахманов рәсем ясау белән мәктәптә укыганда ук мавыга башлаган. Мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесының рәсем сәнгате бүлегенә укырга кергән. “Ана” дип исемләнгән диплом эше белән күп кенә күргәзмәләрдә катнашкан, мәсәлән, 1978 елда Мәскәүдә һәм бер елдан соң Киевта оештырылган “Мәктәп. Укытучы. Сәнгать” Бөтенроссия күргәзмәсендә. Училищены тәмамлагач, Сарманда сызым һәм рәсем дәресләре укыткан. Соңрак “Камгэсэнергострой” җәмгыятенең рәсем сәнгате участогында рәссам-бизәүче булып эшләгән.

Әбүзәр Риф улы – Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Төрле жанрларда эшли: табигать күренешләре, портлретлар, натюрмортлар иҗат итә. Эшләре Россиянең күп кенә шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә урын алган, аларны Грузия, Украина, Үзбәкстанда рәсем сәнгате иҗатын бәяләүчеләр дә караган. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки туган ягының матурлыгын шулкадәрле осталык һәм төгәллек белән сурәтләү һәркемгә дә бирелмәгән.

Күргәзмә ноябрь ахырына кадәр эшләячәк.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев