Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда Уфаның “Мирас” ансамбле чыгыш ясады

Баулының Октябрь мәйданында Татарстан Республикасы көне уңаеннан Башкортстанның “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле концерты булды.

Коллектив башкорт, татар, рус, удмурт, чуваш, еврей җырларын, төрле халыклар биюләрен башкарды. Тамашачылар фольклор ансамбль чыгышын бик ошатты, алкышларга күмде. Ике сәгатьлек концерт бер сулышта узды.

Шулкадәрле матур чыгышлар, Баулыда мондый концерт күргәнем юк иде әле, – дип, тәэсирләре беләр уртаклашты райондашыбыз Руфия Мәҗитова. – Безгә чын мәгънәсендә бәйрәм ясадылар. Артистларга бик зур рәхмәт. Кызганычка каршы, халык аз иде. Без үзебез дә шундый концерт буласын белмәгән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев