Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда «Кышкы бал» үтте

Полонез, падеграс, богемская полька, вальс – бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүне читкә куеп торып, бер кичкә нәзәкатьле туташларга һәм ыспай кавалерларга әверелгән чыгарылыш сыйныф укучылары “Кышкы бизәкләр” балында әнә шундый биюләрне биеделәр.

Бал киемнәре кигән 18 пар егет һәм кыз музыка һәм тамашачылар алкышлары астында чиратлап бал залына керә бардылар һәм шунда ук музыкага ияреп, биюгә бөтерелеп киттеләр. Тере оркестр уйнап торуы, мәдәният хезмәткәрләре башкаруында яңгыраган классик җырлар, нәзәкатьле яңа ел чыршылары мәдәният йортының колонналы залында “Золушка” әкиятендәге сыман тылсымлы мохит тудырды. Тамашачылар күз явын алырлык күлмәкләр кигән кызларның һәм егетләрнең һәрберсен күздән кичереп, балның короле һәм королевасы исеменә кем лаек икәнлеген ачыкларга тырыштылар. Ә парларга бәяне Баулының иң оста хореографларыннан торган жюри бирде. Балның төп өлеше тәмамлангач, жюри киңәшергә кереп китте. Ул арада беренче тапкыр балда катнашучылар алкогольсез шампан шәрәбе эчте, кайберәүләре оркестрга кушылып вальста бөтерелде, махсус ясалган фотозонада фотосурәткә төште.

Һәм, ниһаять җиңүчеләр исемнәре игълан ителер чак җитте. Кышкы балның короле һәм королевасы исеменә Риваз Нуриев һәм Азалия Идрисова лаек булдылар.

Вице-король һәм вице королева дип Равил Гыйбадуллин белән Севастьяна Сотникова игълан ителде.

Иң яхшы костюм өчен бүләккә Александр Визигин белән Елизавета Барабанова лаек булды.

“Мистер һәм мисс грация” титулына Алексей Кульгутин белән Екатерина Фокина лаек булды.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев