Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы районында Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде

Бүген – Халыкара туган тел көне, шул уңайдан кичә Фәнис Яруллинның Кызылъяр авылындагы музей йортында авыл мәктәбе укучылары өчен “Туган телем – анам теле” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылган.

Музей хезмәткәре Илмира Салаватова балаларга җир йөзендәге төрле телләр турында мәгълүмат биргән, туган телнең аралашу коралы гына түгел, ә милләтнең тарихы, рухи байлыгы булуын, тормышта мөһим роль уйнавын, зарурлыгын аңлаткан.

Укучылар викторина сорауларына җаваплар биргәннәр, татар телендә шигырьләр сөйләгәннәр.

Чара ахырында бергәләп Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын җырлаганнар.

Балаларга татлы призлар да эләккән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев