Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы районы Поповка мәдәният йортына яңа креслолар кайтарганнар

Тамашачылар залы өчен яңа креслолар сатып алу өчен акчаны республика мәдәният министрлыгы биргән.

Мәдәният йортын төзегәндә аның тамашачылар залы 250 урынга исәпләнгән булган. 2016 елда республика программасы буенча үткәрелгән капиталь ремонттан соң, залдагы креслолар янгын куркынычсызлыгының заманча таләпләренә туры килерлек итеп урнаштырылган һәм урыннар саны кимегән. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов сүзләренә караганда, мәдәният йортына 167 комплект кресло кайтартылган. Аларны якын арада урнаштыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев