Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага тәкъдим ясаган

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концертында Азат Абитов җырчы Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

Концертка килгән авылдашлар, туганнар һәм тамашачылар алдында шуны әйтәсем килә. Без Гөлсирин белән бер-беребезне яратабыз, дип уйлый күрмәгез. Без бары тик дуслар гына, – дип башлады сүзен Азат. Башта барысы да уен кебек булды. Ул сәхнәгә Гөлсиринне чакырды һәм алар бергәләп Әллә нинди язмыш җырын башкарды. Барысы да икенче тәнәфестән соң кискен борылыш алды. Дөресрәге, концерт ахырында.

Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, мин артык матур сүзләр сөйли белмим. Бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?” –  диде ул.

Азат Абитов бу адымга озак әзерләнгән. Көнен дә туры китергән: концерт көнне меңләгән тамашачы алдында эшләде бу адымны. Азат, тезләнеп, Гөлсирингә тәкъдим ясады һәм йөзек кидерде. Чәчәк бәйләме дә бүләк итте.

Гөлсирин өчен бу яңалык көтелмәгән булды. Азатның тәкъдименә ул әйе дип җавап бирде.

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов арасында җылы хис булуын былтыр беренче булып "Татар-информ" хәбәрчесе сизеп алган иде. Ул бер төркем артистлар белән гастрольләрдә йөреп, шундый яңалык белән кайтты. Шуннан бирле без Азат белән Гөлсирин мәхәббәтен күзәтәбез. Яшь җилкәнчәккә хас булганча, алар ачуланышып та алдылар, кабат дуслаштылар да. Төрле имеш-мимешләр дә булды. Бүген бу мөнәсәбәтләр ачылды. Татар эстрадасында яңа пар барлыкка килде. Яшьләрне ихлас күңелдән котлыйбыз!

Ләйлә ХӘКИМОВА

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/ni-ayat-azat-abitov-g-lsirin-abdullinaga-kiya-g-chygarga-t-kdim-yasady/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев