Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Айсылу Габдинова кияүгә чыга

Талантлы һәм популяр җырчы Айсылу Габдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар! Кияү егете кем, кайсы өлкәдә хезмәт куя, никах һәм туй көннәре кайчанга билгеләнгән? Әлеге сорауларны без җырчының үзенә юлладык.

– Әлеге хәбәр чыннан да дөрес, күпләр уйлаганча, пиар түгел. Булачак иремнең исеме Динислам. Аның белән бер еллар элек таныш булсак та, якыннан аралаша, очраша башлавыбыз яңа ел алдыннан булды. Аңа кадәр ике йөрәк арасында очкын кабынырга мөмкин, дигән сүзләргә ышанмый идем. Яңа ел алдыннан очрашуыбызда күңелдә нәкъ менә шундый хисләр кабынды. Шул вакытта мин аның күңелемә якын кеше икәнлеген тойдым.  

 – Айсылу, Динислам да үзең кебек үк иҗат кешесеме? 

– Юк. Шулай да танышуыбыз сәхнә белән бәйле булды. Ул гомумән башка шәһәрдә яши. Хобби буларак, концертларга реклама белән шөгыльләнә. Беренче тапкыр танышу, аралашуыбыз да эшебез белән бәйле иде. 

– Никах, туй вакытын кайчанга билгеләдегез, Айсылу?

— Быел җәй, Рамазан аеннан соң дип торабыз? Алла боерса.

– Айсылу, синең иҗади тормышыңда да үзгәрешләр бар икән бит?

– Әйе, 12 апрельдә мин Рәшит Ваһапов фонды белән килешүне өзеп, ялгызым гына иҗат итә башладым. Фонд белән хезмәттәшлек итмәсәм дә, кызлар-егетләр (Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов турында сүз бара – Авт.) белән дуслар булып калдык. Алар миңа гаиләм кебек якын кешеләр.

Азалия Гыйльметдинова

http://syuyumbike.ru/brendlar/?id=8889

Фотоhttps://www.instagram.com/p/BwztOPLAyzn/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=zpoyug5i9nvo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев