Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авыл артистлары шәһәр сәхнәсен тотты

Мәдәни мохит проекты кысаларында һәр атнаның чәршәмбе көнендә Октябрь мәйданында баулылар һәм килгән кунаклар өчен концерт программасы күрсәтелә. Нефтьчеләр ярдәме белән оештырылган чарага Баулы халкы теләп килә.

Бу атнаның чәршәмбесендә исә чуваш һәм рус милли-мәдәни үзәкләре сәхнә тотты. 

– Без әлеге сәхнәдә икенче кабат чыгыш ясыйбыз, – ди Кырымсарай авылының рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Евгения Мигачёва. – “Мәдәни мохит” проекты барлыкка килгәнгә бик шатбыз. Концерт куярга безне – милли-мәдәни үзәкләрне дә чакыралар. Бу чара кысаларында безнең коллективлар белән Баулы халкы гына түгел, килгән кунаклар да таныша ала. “Мәдәни мохит” проекты үз традицияләрен озак еллар саклап калсын. Баулыда гына түгел, киләчәктә районыбыз
авылларында да бу проект эшли башласын иде.

Кырымсарайлыларның “Вдохновение” бию коллективы, “Сударушка” халык фольклор ансамбле чыгышларын халык тын да алмый карады. Искиткеч дәртле җыр-биюләр салкынча торган җәйге кичне җылытып җибәрде. Рус милли-мәдәни үзәге вәкилләреннән соң сәхнәгә чуваш милли-мәдәни үзәге артистлары чыкты. Биредә “Тарават” халык фольклор ансамбле, “Забавушка”, “Хамарла” бию коллективлары иң күркәм концерт номерларын күрсәтте. Әйтергә кирәк, “Тарават” коллективы районда гына түгел, республика, Россия күләмендә чыгыш ясаган коллективларның берсе. Ул “Уяв” Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәме, “Учук” Кама аръягы төбәкара фестивале кунагы да. “Мәдәни мохит” проектының әһәмиятен алар да билгеләп үтте.

– Сәнгать аша без үсеп килүче буынны мәдәниятебезнең чишмә башы белән таныштырабыз, электән килгән гореф-гадәтләребез белән таныштырабыз. – ди Потап-Томбарлы авылының чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Наталья Зарипова.

– Шундый яхшы колективлар килгән, шундый яңгыравык тавышлар, шулкадәр җанлы чыгыш ясыйлар, – ди, үзе дә кайчандыр үзешчән сәнгатьтә катнашкан, хәзерге көндә ветераннар хорында җырлаучы баулылы Марат Баһау. – Бу концертларга беренче генә килүем түгел. Чәршәмбе концертларын (мин шулай дип атыйм бу чараны) калдырмаска тырышам. Күреп, күзәтеп торам – авыл коллективлары елдан-ел үсә. Яшь чакта мин үзем дә җырлый, чыгыш ясый идем. Хәзерге авыл коллективлары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар. Ул коллективлар белән яхшы белгечләр җитәкчелек итүе күренеп тора. Чәршәмбе концертлары алга таба да дәвам итсен иде, күренеп тора – чыгыш ясаучылар рәте дә яшәрә, шуңа да яшьләрне дә күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Концерт бик ошады, бик шатмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ