Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Яхшы хезмәткәр – сәламәт хезмәткәр

Һәрбер җитәкче үз персоналының сәламәт булуында һәм аның нәтиҗәле хезмәт итүендә кызыксынган булырга тиеш. Шул максаттан совет заманнарыннан ук медицина тикшерүләре үткәрелә, алар сәламәтлегең торышын белеп торырга һәм еш кына үзебез дә сизми йөргән үзгәрешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

32 яшьлек Татьяна балалар бакчасында эшли. Ул ел саен хастаханәдә медицина тикшерүе уза, анализлар бирә, табибларга бара.
- Минем өчен медосмотр - сәламәтлегемне тикшерү мөмкинлеге. Мәсәлән, соңгы кан анализы миндә бераз холестеринның артуын күрсәтте, ә бу - беренче чиратта, туклануга игътибар бирергә кирәк дигән сүз. Тикшерү узмаган булсам, мин, мөгаен, поликлиникага бармаган һәм бу хакта белмәгән булыр идем.
Ә 46 яшьлек Илнур медицина тикшерүе еш кына формаль процедурага әверелә дип саный.
- Менә бер мисал: узган ел минем коллегам, безнең карточкалар белән бер белгечкә кереп, барысына да кирәкле билгеләрне "куйдырып" чыккан. Мондый тикшерүләр исем өчен генә үткәрелмәсен иде.
38 яшьлек Анна болай дип саный: - Сәламәтлектән зарлану минем файдага түгел. Ходай сакласын, берәр җитди авыру билгеле булса, җитәкчем мине шунда ук эштән азат итәчәк, ләкин минем эшемне югалтасым килми.
РФ Хезмәт кодексының 213 маддәсе нигезендә, даими һәм башлангыч медицина тикшерүләрен эшчәнлекләре куркыныч, зарарлы һәм авыр хезмәт белән бәйле кешеләр мәҗбүри үтәргә тиешләр. Баулы район үзәк хастаханәсендә үткәрелгән анализдан күренгәнчә, соңгы елларда эш белән тәэмин итүчеләр үз хезмәткәрләрен медицина тикшерүе үтәргә җибәрергә ашкынып тормыйлар. Бу хезмәт бит түләүле, эш белән тәэмин итүче хезмәткәрләр һәм потенциаль хезмәткәрләр тикшерү үткән өчен акчаны үзе түли. Ләкин акыллы җитәкче профтикшерүнең файдалы булуын аңлый, чөнки ул вакытлыча эшкә сәләтсезлек очракларын киметергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме: эш белән тәэмин итүче, хезмәткәр һәм табиб-профтикшерүләргә формаль карамаска тиешләр. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча урынбасары, профпатолог Римма Мөхәммәтшина безгә профилактик тикшерүләр үткәрүдәге үзгәрешләр турында сөйләде:
- 2012 елның гыйварыннан планлы профтикшерүнең бәясе күтәрелде. Тикшерү үткәрүче белгечләрнең саны да арттырылды. Элек дерматовенеролог, лор, стоматолог билгеле бер һөнәр ияләре өчен генә мәҗбүри булса, хәзер аларны барысы да үтәргә тиеш. Белгечләр исемлегенә нарколог һәм психиатр да өстәлде. Әгәр дә аек акыл белән фикер йөртсәң, әлеге исемлеккә шушы ике белгечне дә кертү дөрес, чөнки гражданнарның куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче кешеләр физик яктан гына түгел, ә психик яктан да сәламәт булырга тиеш. Профтикшерү барышында терапевт бәяләмәсе дә зур роль уйный. Хатын-кызлар гинекология тикшерүе, ә 40 яшьтән соң ике елга бер тапкыр күкрәк бизләренә УЗИ һәм маммография тикшерүе узарга тиешләр. Мәҗбүри анализлар исемлеге дә киңәйтелде - гражданнар гомуми бәвел анализы, киңәйтелгән кан анализы тапшыралар, глюкоза, холестерин дәрәҗәсе тикшерелә, электрокардиограмма узу таләп ителә. Анализ нәтиҗәләре дөрес булсын өчен, аларны ач карынга тапшырырга кирәклеген белү дә зарур.
- Кеше, зарарлы шартларда эшләп, күрү, ишетү сәләтен югалта, кайвакыт авырый башлый. Мәсәлән, монтажчы еш авырый, баш әйләнүдән зарлана икән, димәк, ул югарыда эшли алмый. Кеше, эшли башлап берничә ел үткәч, гипертония белән авырый башласа, аңа биеклектә дә, электр приборлары белән дә эшләргә ярамый. Эш урынында фаҗигане булдырмыйм дисәң, иң яхшысы - үз хезмәткәрләреңне профтикшерүгә акча кызганмау, - дип билгеләп үтте Римма Мөхәммәтшина. - Моның өчен безнең белән профтикшерүнең көнен килештерергә һәм аңа ике ай кала хезмәткәрләр исемлеген бирергә кирәк.

2011 елда Баулы район үзәк хастаханәсендә периодик медицина тикшерүен (ПМО) 4624 кеше узган: шуларның 1504е - сәнәгать предприятиеләре, 181е - аграр тармак, 2939ы - мәгариф, сәламәтлек саклау, җәмәгать туклануы өлкәләре хезмәткәрләре. ПМО йомгаклары буенча, 231 кеше амбулатор-поликлиника ярдәме, 10 кеше - коронарография, 5 кеше - кан тамырларын киңәйтү буенча югары технологияле ярдәм алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев