Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Татарстан хатын-кызлары онкодиспансерда маммографияне түләүсез уза алачак

50 яшьтән 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар онкодиспансерда маммография уза алачак.

Татарстанда яшәүчеләрне Республика клиник онкология диспансерына түләүсез маммография узарга чакыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

50 яшьтән 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар тикшерү уза ала.

Маммография — ул сөт бизләрендә яман шешне ачыклау өчен тикшерү ысулы. Медицина мәгълүматлары буенча, башлангыч стадиядә ачыкланган рак 90-95 процент очракта дәвалана.

Тикшерү узарга теләүчеләргә 202-23-91телефоны аша язылырга кирәк. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-01-2020/tatarstan-hatyn-kyzlary-onkodispanserda-mammografiyane-t-l-sez-uza-alachak-5715433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев