Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Роспотребнадзор юбилеен бәйрәм итә

15 сентябрь - Россиядә санитария-эпидемиология хезмәтенең туган көне. Быел аңа 90 ел тула.

Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге тарихы РСФСР халык комиссарлары советының "Республиканың санитария органнары турында"гы декретыннан башлана. Шул көннән алып илдә санитария-эпидемиология челтәрләре төзүгә керешәләр.
Шул вакыттан алып санитария хезмәте берничә тапкыр үзгәреш кичерә. Соңгы реструктуризация 2004 елда була. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы структурасында дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте базасында яңа орган - Кеше хокукларын һәм иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) төзелә.
- Баулы районында санитария хезмәте 1957 елда оештырыла. Бүгенге көндә ул шактый катлаулы чорны кичерә. Структураның үзгәрүе сәбәпле, байтак кына белгечләр эштән китте. Ләкин, шуңа да карамастан, ул үзенең функцияләрен үтәүне, ике муниципаль районда - Баулы һәм Ютазы районнары территорияләрендә үзенә йөкләнгән бурычларны үтәүне дәвам итә. Бүгенге көндә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Баулы районында һәм Баулы шәһәрендәге территориаль бүлеге штатында 6 хезмәткәр эшли, Баулы районында - 4, Ютазы районында - 2 кеше, - дип сөйли бүлек начальнигы Р.Хәбибуллин.
Роспотребнадзор территориаль бүлегенә күп төрле функцияләр йөкләнгән:
- кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә социаль-гигиена күзәтчелеге, анализлар үткәрү, бәяләмәләр чыгару һәм фаразлар ясау;
- әйләнә-тирә мохитнең торышына (туфрак, су, атмосфера һавасы), азык-төлек һәм азык чималы торышына факторлы контроль алып бару;
- кеше организмына физик факторлар (тавыш, тирбәнеш, электромагнитлы, ультрашәмәхә нурланыш, электр кыры, микроклимат, яктылык) һәм радиация факторлары тәэсирен өйрәнү;
- халыкның яшәү һәм эш шартларына, балаларның һәм яшүсмерләрнең тәрбия һәм белем алу шартларына, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халык куллануы товарларын сатуда һәм куллану базарында хезмәтләр күрсәтү закончалыклары үтәлешенә күзәтчелекне тормышка ашыру;
- халык арасында инфекцияле һәм паразитар авыруларга каршы эш алып бару, аларның килеп чыгу урыннарында профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар үткәрү;
- сәламәтлек саклау өлкә-сендәге өстенлекле илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында халыкны өстәмә иммунлаштыру, ВИЧны, СПИДны, В һәм С вируслы гепатитларны дәвалау һәм булдырмауга күзәтчелекне тормышка ашыру;
- районда барлык массакү-ләм чараларга хәзерлек һәм аларны үткәрү барышында санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү.
- Әгәр дә санитария хезмәте эшчәннәре сәламәтлек сагында тормаса, күпме кешенең авыруга дучар булуын күз алдына китерү дә кыен, - ди Р.Хәбибуллин.
2005 елда, дәүләт санитария-эпидемиология үзәкләрен кабаттан оештыру барышында, ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең 17 филиалы төзелде. Баулы филиалы түбәндәге эшчәнлек төрләрен башкара:
- санитария-эпидемиология экспертизалары, тикшерүләр, шулай ук токсикология, гигиена буенча һәм башка төрле бәяләмәләр һәм экспертизалар үткәрү;
- социаль-гигиена мониторингы үткәрү, мәгълүматлар фондын формалаштыру;
- халыкның санитария-эпидемиология иминлеге, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә статистик күзәтчелек алып бару;
- әйләнә-тирә мохиттәге факторларның зарарлы йогынтысы белән бәйле рәвештә барлыкка килгән инфекцияле авыруларның, профессиональ авыруларның, инфекцияле булмаган массакүләм авыруларның (агуланулар) дәүләт исәбен алып бару;
- радиация йогынтысыннан зыян күргән һәм Чернобыль, шулай ук башка радиация фаҗигаләренә һәм инцидентларына дучар ителгән кешеләрне теркәү.
Филиал Татарстан Республикасының Баулы һәм Ютазы районнарына хезмәт күрсәтә. Аның бактериологик, санитария-химик лабораториясе, профилактик дезинфекция бүлеге бар. Филиалның сынау лабораториясе 2011 елның декабрендә аккредитацияне уңышлы узды.
- Филиалда 28 кеше, подряд килешүе буенча 4 кеше эшли. Хезмәт ветераннары - 33 кеше, шуларның 23е - Баулы районында һәм 10сы Ютазы районында яши. Аларның икесе - Галина Маликова һәм Клавдия Белина - сәламәтлек саклау отличниклары. Клавдия Семёновна дәүләт санитария инспекторының беренче ярдәмчесе була. Ул 1945 елда эшкә керә һәм санитария хезмәтендә 48 ел эшли, - дип сөйли Татарстан Республикасының "Баулы районындагы һәм Баулы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ филиалы җитәкчесе Г.Зиннәтова. Аның сүзләре буенча, гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалында озак еллар дәвамында үз хезмәтләренә чын күңелдән бирелгән белгечләр М.Идрисова, Л.Ревина, Ф.Хәсәнова, М.Кострикова, Р.Юнысова, Г.Мудюкова, М.Рахмаева, Ф.Шакирова һәм башкалар эшли.
Санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү буенча бурычларны хәл итүгә комплекслы якын килү, югары профессиональлек, халык мәнфәгатьләрен яклауда тәвәкәллек һәм ныклык хезмәт эшчәнлеген дөрес оештырырга һәм халык сәламәтлеген саклау буенча масштаблы бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев