Медицина

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәләр

Баулы хезмәт коллективлары матур традиция буенча "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" республика хәйрия программасына кушылдылар.

Быел әти-әниләре район үзәк хастаханәсендә эшләүчеләрнең 16 баласы беренче сыйныфка барачак.

Шушы көннәрдә алар әлеге оешмадан бүләкләр алдылар. "Аз тәэмин ителгән" категориядәге булачак беренче сыйныф укучыларына барлык мәктәп кирәк-яраклары булган беренче букчалар тапшырылды. Калган балаларга профсоюз комитеты 200әр сум күләмендә акча бүлеп бирде һәм органайзерлар бүләк итте.


Нет комментариев