Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Медицина хезмәткәрләрен зур сынау көтә

Баулы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре узган елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Әнәс Галимов чыгышын Баулы районы һәм шәһәрендәге демографик хәлне чагылдыручы саннардан башлады. Туу коэффициенты узган елда уртача республика дәрәҗәсеннән зуррак, барлыгы 502 бала туган. Ләкин шуңа да карамастан, районда халык саны табигый арту булмаган, үлүчеләр саны күбрәк булу сәбәпле, табигый үсеш күрсәткече -86 тәшкил иткән.

Үлемгә сәбәп булган төп авырулар исемлегендә беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары тора. Үлүчеләрнең 67,5 проценты шул сәбәпле дөньядан киткән. Бу исемлектә онкологик авырулар 14,4 процент, травма алу, агулану һәм бәхетсезлек очраклары 6,6 процент тәшкил итә.

Инфаркттан үлүчеләр саны кимегән. Моны баулылыларга республикада эшли башлаган югары технологияле сосудик үзәкләрдә дәвалану мөмкинлеге барлыкка килү белән бәйлиләр. Үткән елда, мәсьәлән, 218 баулылы югары технологик медицина ярдәме алган.

Ел дәвамында 6944 кеше стационарда дәваланып чыккан. Хезмәткә яраклы яшьтәге 693 кеше диспансеризация үткән. Мондый медицина тикшерүләре яшерен узучы авыруларны иртә ачыклау һәм җитди авыруларны профилактикалауның нәтиҗәле чарасы булып тора.

2012 елда алда торган бурычларга тукталып, Әнәс Зиннурович кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен алга куйды. Бүгенге көндә дүрт табиб участогында вакансия бар. 19 табиб пенсия яшендә. Бүгеннән табиб-рентгенолог кирәк, бу вазифаны башкарырга киләчәк белгеч өчен инде торак мәсьәләсе дә хәл ителгән. ТР президенты килеп киткәннән соң, хастаханәдә реконструкция эше дәвам итәчәге хәл ителде. Зур ремонт шартларында эшләү коллектив өчен тагын бер сынау булачак.

Хастаханәдә табибка интернет аша язылу мөмкинлеген дә тормышка ашырырга җыеналар. Бу максаттан 91 комплект компьютер җиһазлары кайтарылган. Аларны программалар белән тәэмин итеп эшләтеп җибәрү бурычы тора.

Район үзәк хастаханәсендә бүгенге көндә хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Алар арасында иң әһәмиятлесе - халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү. Җыелышта катнашкан муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин да шуны ассызыклады.

Медсовет ахырында бер төркем хезмәткәрләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм үзәк район хастаханәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев