Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Мәҗбүри дәваларга туры киләчәк

Баулы шәһәр прокуратурасына Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибыннан туберкулез белән авыручы биш кешенең дәваланудан баш тартулары турында гариза керде.

2011 елның 18 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә туберкулезның таралуын булдырмау турында" 77-ФЗ санлы Федераль законның 10 маддәсенең 2нче пункты нигезендә, йогышлы формадагы туберкулез белән авыручы кешеләр, эпидемиягә каршы режимны күп тапкырлар бозсалар яки тикшерелүдән яисә дәваланудан баш тартсалар, суд карары буенча махсус медицина оешмаларына урнаштырылалар.

Гаризаны тикшерү нәтиҗәләре турында редакциягә Баулы шәһәре прокуроры ярдәмчесе Светлана Сәхипгәрәева хәбәр итте. Ул Бөгелмә шәһәренең туберкулезга каршы диспансерында исәптә торучы биш авыруның дәваланудан читләшүләрен, тикшеренү һәм дәвалану өчен килмәүләрен ачыклаган. Шул рәвешле алар башка гражданнарның тормышларын һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар, ягъни бу кешеләрнең хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен санга сукмыйлар.

12 майда Баулы шәһәр прокуратурасы судка биш авыруны Бөгелмә шәһәренең туберкулезга каршы диспансерында дәваланырга мәҗбүр итү турында гаризалар җибәрде. Алар суд тарафыннан 29 майда тикшерелде һәм канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев